Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Авыл һәм кеше

Чулпан Садыйкова: «Яраткан эшем булуым белән бәхетле»

Кеше кайда гына эшләсә дә эшен яратып башкарырга тиеш дип уйлыйм мин. Бер эшнең дә ояты юк. Кайсы гына һөнәр иясе булсаң да һөнәреңне кабул итә белергә кирәк. Бөтен кеше дә космонавт та, очучы да, җитәкче дә булып бетә алмый. Анда да үз эшеңне белеп, җаваплы башкарырга кирәк.

Бүгенге язмамны мин мәктәп елларыннан ук сыер савучы булып эшләүче, тырыш, уңган авылдашым Чулпан Садыйковага багышларга булдым. Әлеге хезмәт белән шөгыльләнүчеләр күпме кешеләргә файда китерәләр бит дип уйланып куйдым. Чыннан да, сөтне саугач, аннан ничәмә-ничә төрле ризык ясап була. Хәзер дә сөт белән мәтрүшкәләр салып, тәмләп чәйләр эчәбез, туңдырмалар, эремчеген, маен ясыйбыз. Андый мисалларны бик күп китерергә мөмкин. Уйларга бирелеп утырдым да Чулпан апага ияреп фермага – аның эш урынына юл алдым. Күп еллар күрешмәгән кебек рәхәтләнеп сөйләшә-сөйләшә бардык.
– Эшемә яратып киләм, күңел биреп эшлим, сөенә-сөенә өемә кайтам, – ди Чулпан апа үзенең эше турында. 
Чулпан апаның әти-әнисе дә гомере буе колхозда эшләделәр, үз эшләренә бирелеп, яратып, чын хезмәт белән көн күрделәр. Балаларын да шулай тәрбияләргә тырышты алар. 
– Кечкенә вакытта да мин әллә ни хыялларга бирелеп, зур планнар кормадым. Әти-әниемнең авыл җирендә эшләвен күреп үскәч, шуннан да яхшырак һөнәр юк кебек иде миңа. Райондагы һөнәр училищесына повар һөнәрен үзләштерергә керсәм дә, аннан да кире кайттым: авыл тартты мине. Кечкенәдән әти-әнигә ярдәм итеп үстем. Савымчы булып эшләүче әниемә сыерларын  саварга булыша идем,  – дип сөйләп китте әңгәмәдәшем.

Дәвамын «Авыл офыклары» газета битләрендә укый аласыз
Автор Рәзилә Мөхәммәтрәхимова.
Яңа Арыш авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса