Чүкәй авылы уңганнары
Авыл җирендә үз тормышын көйле итеп алып бару авыр һәм мәшәкатьле хезмәт булуын һәрберебез яхшы белә.
Шуңа Балыклы Чүкәй авыл җирлегендә без иң элек эшне менә шундый хезмәт сөючән, булдыклы гаиләләр белән кызыксынудан башларга булдык. Авыл җирлеге башлыгы Илшат Мәҗитовның безгә Әгъзамовлар гаиләсен мактап телгә алуы тикмәгә генә булмаган икән. Чөнки алар үзләренең тыйнаклыклары һәм ярдәмчел булулары белән башкалардан нык аерылып торалар.
Гадәттәгечә, икесе дә шушы авылда туып үсеп әти-әниләренең ышанычлы ярдәмчеләре булганнар.
Гаилә башлыгы Айрат кечкенәдән әтисе Хикмәтулла абзыйның хезмәтен үзенә мирас итеп алган. Күп кенә иптәшләре төсле ул да авылда урта мәктәптән соң район үзәгендәге һөнәри училищеда укый. Авыл җирендә күпләр кебек алар да гомерләре буена диярлек колхозда хезмәт куйганнар. Ләкин вакыт узу белән колхоз тарала һәм алар эшсез калалар. Шул вакыт Айратның башына үз шәхси хуҗалыкларын булдыру фикере килә һәм ул хыялын тормышка ашырып, матур гына эшли башлый. Беренче итеп ул шәхси ярдәмче хуҗалыгы өчен күңеленә ошаган куәтле трактор сатып алган. Шуның ярдәмендә ул ел әйләнәсе диярлек эштән бушамый, дисәк тә, арттыру булмас. Аеруча кыш айларында вакыты бик киеренке аның. Ул бер үзе диярлек өч авылга да юл ачып урамнарны чиста, тәртиптә тотуда зур ярдәм күрсәтә. Моннан тыш әле зират тирәләрен чистартып төзекләндерү кебек вак-төяк тормыш мәшәкатьләреннән дә читләшми ул. Үз авыл халкы гына түгел, күрше-тирә авыл кешеләре дә аны ярдәмгә бик еш чакыралар. Тормыш иптәше Гөлшат аңа һәрвакытта да терәк булып тора. Әле алар тәрбиясендә Айратның әнисе Хәтирә апа да бар.
Бүгенгесе көндә дә алар үз тормышларыннан бик канәгать. Үзләренең шәхси ярдәмче хуҗалыкларында 13 баш мөгезле эре терлек асрыйлар, аның 9 ы савым сыерлары булуы бүген үзе генә дә күпләрне сокландырырлык гамәл.
Бу гаиләгә киләчәктә дә бары уңышлар теләп калабыз. Авылларыбызда мондый гаиләләр күп булса, авылларыбыз таралмас дип ышанасы килә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia