Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Авыл һәм кеше

“Чәй йорты” ризыкларын кем ашап карамаган да, чәйләрен кем эчмәгән

Район үзәгендәге "Чәй йорты" ачылганга инде дистәләрчә еллар.

Шул вакыт эчендә кемнәр генә бирегә килеп татар халкының яраткан ризыгы: өчпочмак, вак бәлеш, гөбәдия, чәк-чәкләрдән авыз итмәгән дә, кемнәр генә җимешле, лимонлы чәйләр эчеп сусавын басмады икән?! Авыллардан үзәккә йомыш белән килгән өлкән яшьтәгеләр өчен аеруча уңайлы "Чәй йорты". Бәяләр дә артык "тешләми", ризыклары да һәрчак мичтән яңа пешеп чыккан, кайнар.
Сатучы Мария Горохова самовар яныннан китеп тормый, чәен ясый, һәркемне ягымлы карашы, ачык йөзе белән каршы ала, озатып кала. Өстәл өстендә исә тәмледән-тәмле ризыклар тезелгән.
-Кешедән өзелеп тормыйбыз. Чәй янына өчпочмакларны, чәк-чәк, "бармак" кебек татлы ризыкларны аеруча яратып алалар,-ди ул.
"Чәй йорты"на халыктан да заказлар күп килә икән. Никах туйларына, Коръән ашларына, хәзергесе вакытларда ифтар мәҗлесләренә ризык хәзерләүне сораучылар бар. Берәүне дә кире какмый алар. Биш кешедән генә торган коллектив тырыш, уңган. Кирәк булганда ял, бәйрәм көннәрендә дә эшлиләр. Тиешле вакытына заказларны да өлгертәләр.
Тулырак язманы газетадан укый аласыз.
Фәрваз Каюмова.
Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Район үзәгендәге “Чәй йорты” ачылганга инде дистәләрчә еллар