Булат Әминов- Балык Бистәсенең танылган табибы
Табиблык һөнәренә, Гиппократ антына тугрылык саклаганнар гына халык өметен аклап, халык ихтирамына лаек була.
Язгы кояшка үрелгән каен ябалдашлары салмак җилдә тибрәлеп нидер пышылдаштылар. Күпне күргән алар. Хастаханәдә дәваланучы авыруларның үзләренә сыенып хәл алганын да, савыгып өйләренә кайтканда елмаеп саубуллашканын да, шул ук вакытта күз яшьләренә манчылган хәсрәтле карашларның да шаһиты алар. Иң татлысы – табибларга әйтелгән рәхмәт сүзләрен ишетү – тамырларына яшәү суты йөгерткән. Шөкер, алары аз түгел. Әнә бүген дә ак яулыклы татар карчыгының үзен озата чыккан табибка әйткән ихлас рәхмәтен ишетте алар. Йөрәктән йөрәккә ирешкән хисләрне аңлар өчен күп кирәкмени?!
...Гомер дигәнең генә сизелми үтә. Югыйсә бар да хәзер генә кебек. 2001 елның җәендә Балык Бистәсе үзәк хастаханәсенә эшкә килгән яшь табиб – Булат Марат улы Әминевны каршылаганнан соң да күпме язлар, көзләр узган. Үзгәрешләр дә күзгә күренерлек. Хастаханә яңартылды, җитәкчелек алышынды, берәүләр китүгә алар урынына икенчеләр килә торды... Бары табиблык һөнәренә, Гиппократ антына тугрылык саклаганнар гына халык ихтирамына лаек булды. Булат Әминев та шуларның берсе. Бөтен барлыгы белән Балык Бистәсе җирен, халкын үз итеп яши ул. Чирек гасыр буена йөзләгән пациентларга яшәү көче өстәгән, икенче гомер биргән табиб буларак хөрмәтли аны балыкбистәлеләр.
Медицина сүзе янәшәсендә һәрчак мәрхәмәтлелек төшенчәсе йөри. Юатулы җылы сүзләр авыруны аякка бастырырга яки тупас, дорфалык аны урынга егарга да мөмкин. Бу яктан Булат Маратовичны пациентлары игътибарлылыгы, ягымлы булуы өчен хөрмәт итәләр. Һәммә кешегә карашы тигез, кабинет ишеген каккан берәүне дә кире бормас ул. Барыбызга мәгълүм, хастаханәнең хирургия бүлегенә кичектерергә ярамый торган, хирург ярдәменә мохтаҗ авырулар килә. Ул чагында табибка бөтен белемен, сәләтен, тәҗрибәсен эшкә җигәргә, якага ябышкан үлем белән көрәшергә кирәк.
Дәвамны Авыл офыклары газета битләрендә укый аласыз
Автор Фәрвәз Каюмова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia