«Битараф кала алмыйм»
Кечкенәдән тәртип яраткан егетләребез илебез халкына кайгы-хәсрәт янаганда тыныч күңел белән читтә качып күзәтеп утыра аламыни соң?
Әле шушы көннәрдә генә Балык Бистәсе егете, махсус хәрби операциядән каты яраланып кайткан батыр йөрәкле десантчы егетебез Леонид Костаков белән әңгәмә кордык. Алар үз вакытында, әтисе Александр Николаевич һәм әнисе Валентина Васильевна, энесе Сергей белән биш катлы йортта яшәгәннәр. Кызганыч, 8 ел элек әтисе вафат булган. Энесе гаиләсе белән бүген шәһәрдә яши. Күптәнге танышым белән сүзебез тиз ялганып китте. Яшьлек елларында ул барыбызның күз алдында спорт белән шөгыльләнде. Кыш айларында тимераякта шуарга яратты. Мәктәп елларында хоккей уенын үз итте. Чын-чынлап ул бу куркак булмаганнар уены - хоккей белән техник училище янәшәсендәге шугалакта ныклап шөгыльләнде. Биредә өч ел укып хоккей буенча аны районыбыз яшьләренең җыелма командасына алалар. Шулай итеп ул берсеннән-берсе җитди ярышларда катнашып җиңүләр яулый. Әллә инде әнә шулай физик яктан нык, таза булганга хәрби хезмәткә аны һава десанты гаскәрләренә җибәрәләр. Белгәнебезчә, анда бар яктан килгәннәрне генә кабул итәләр. Шулай итеп егеткә тыныч елларда ук инде Абхазия, Чечня кебек «кайнар нокта»ларда чыныгу алып гражданлык бурычын үтәргә туры килә. Хәрби хезмәттән соң ул «Агрохимсервис» берләшмәсендә эшләүче әтисе янында тракторда хезмәт куя. Аңа әле соңрак автотранспортчы буларак районыбыз эчендә юллар төзелешендә дә эшләргә туры килә. Кыю, курку белмәс батыр егетебез, Ватаныбызга куркыныч янаган елда да тыныч күңел белән читтә кала алмый, ике ел элек ул үзе теләп хәрби комиссариатка килеп килешү нигезендә хәрби хезмәткә китәргә теләк белдерә. Шунда ук егет үзен хәрби десантчылар составына җибәрүләрен сорый. Әмма, ул вакытта ихтыяҗ булмаганлыктан аңа Севастопольдәге хәрби диңгез пехотасына барырга тәкъдим итәләр. Әлбәттә, егет риза була. Шулай итеп беркадәр хәрби хәзерлек үткәннән соң, аңа хәрби диңгез пехотасы бригадасы составында җаваплы һәм куркынычлы хезмәтне үтәргә туры килә. Яу кырында төрле хәлләр булгалый, дигәндәй аннан аеруча авыр минутларын хәтерендә яңартуын сорадым. Әмма егет тыйнак булып чыкты, хезмәттәшләре һәм үз кичерешләре хакында искә алып сөйләргә яратмый. Мондый секундлар хәл иткән минутта озак уйлап, исәпләп торырга вакыт юк. Тизрәк тәвәккәлләп иптәшеңә ярдәмгә ташланасың. Туктаусыз туп тавышлары астында үлем белән тартышкан иптәшеңне оныту, аңа ярдәм күрсәтмәү һич килешә торган хәл түгел, шуңа аны куркынычсыз урынга алып чыгу һәркем өчен гадәти хәл иде,- дип җавап бирде Леонид Костаков.
Дәвамын «Авыл офыклары» газетасы битләрендә укый аласыз
Идрис Аметов
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia