Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл һәм кеше

Бүген дә әлеге һөнәр иясе хөрмәтле кеше

Бүген дә әлеге һөнәр иясе хөрмәтле кеше

 

-Кечкенәдән үк малларны яраттым. Безнең хуҗалыкта да атлар, мөгезле эре терлекләр, кош-кортлар, эт һәм мәчеләр  булды. Әти эштән кайткач атны безгә тапшыра иде. Су буена алып төшеп тышаулап куя идек. Мал табибы булу теләге миндә соңрак, армия хезмәтендә булып кайткач туды. Әлеге һөнәрне сайлап мин ялгышмаганмын. Бу хезмәттән башка үземне күз алдына китерә алмыйм, - дип сөйләде Тәберде Чаллысы авылыннан Разиф Фарсиев.

Элек-электән мал табиблары абруйлы һәм хөрмәткә ия кешеләр булганнар. Бүген дә әлеге һөнәр ияләре авыл халкы өчен бик кирәк. Кайсы сыер бозаулагач аякка басмый, чүбен сала алмый, күп очракта бозаулатырга ярдәм кирәк һәм башка шундый мөрәҗәгатьләр белән ярдәмгә  чакыралар аларны. Разиф абый Азат Абзалов, Нәкип Гарипов белән бер бригадада Котлы Бөкәш ветеринария участогында хезмәт куя. Юлсубино, Ямаш, Күки, Иске Арыш, Яңа Арыш, Биектау авыллары алар карамагында.

Разиф абый үзе Актаныш районыннан.  Казан ветеринария институтын тәмамлагач Чаллы шәһәрендә «Камдострой» оешмасында эшен башлап җибәрә. Тормыш иптәше Вәсимә апа белән шунда танышалар. 1993  елларда Зур Мәшләк авылына эшкә кайталар. Тәберде Чаллысы авылына урнашып яшәп калалар. Котлы Бөкәш участогында, аннан КФХ “Бариев”та мал табибы булып эшли. Соңрак яңадан Котлы Бөкәш ветеринария участогына кайта ул.

Гел юлда булырга туры килә аларга. Планлы эшләрдән әле терлекләрдән төрле анализларга кан алалар, әле авыруларга каршы вакциналар ясыйлар. Котыру чиренә булган вакцинаны эткә, мәчегә кадәр кадыйлар. “Гади шприц белән эшли башлаган буын без. Хәзер камилрәк җайланмалар бар. Автомат, ярымавтомат алар. Хезмәт  күпкә җиңеләйде. Йогышлы чирләрне булдырмау, аларга каршы көрәш безнең төп эшебез. Кан алып тикшерү, вакытында диагноз кую, прививка ясау мөһим. Авыру җирләрен күрсәтү өчен терлекләрнең куллары, аңлатып бирү өчен телләре юк. Шуңа күрә һәрдаим алар кеше кайгыртуына мохтаҗ. Малны ярату гына җитми, аларны аңларга, җайлап эшли белергә кирәк”, - ди Разиф абый үз тәҗрибәсеннән чыгып. Тынгысыз эш аны куркытмый. Елның кайсы фасылы, көннең кайсы вакыты булуына карамастан, ярдәм сорап киләләр икән, ул ике дә уйламый, төп бурычын үтәргә ашыга. 

– Йортта терлек булгач, Разифка еш мөрәҗәгать итәм. Булышмый калганы юк, рәхмәт күршемә. Һөнәренең чын остасы ул. Барысын да белә, дәвалый, булыша, – ди  күршесе Габдулла абый  Юнысов.

Гомер узганы сизелми дә калган. Тормыш тәҗрибәсе тупланган. Авыл халкы алдында абруе булган бу шәхескә күпме рәхмәт сүзләре ирештерелгән. Чыннан да зур хөрмәткә лаеклы кеше ул. Күпьеллык намуслы тырыш хезмәте  өчен Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ветеринария идарәсенең, ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгыннан Почет грамоталары  белән бүләкләнгән Разиф абый.

 

Гөлназ Зарипова.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса