Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл һәм кеше

Безнең янгынчылар- беренче!

Узган чәршәмбе көнне Чулман елгасы буендагы ял паркында федераль янгынга каршы службаның Татарстан Республикасы территориаль подразделениеләре арасында көчләрне һәм янгын сүндерү чараларын җәелдерү буенча ярышларның 3-нче этабы булып узды.

Анда үз зоналарында җиңү яулаган 11 янгын часте отрядлары көч сынашты.

Ярышлар Балык Бистәсе янгын-коткару гарнизоны начальнигы Алмир Шәфигуллин командалыгындагы тантаналы парад белән башланып китте.

Ярышларның баш судьясы, Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча баш идарәсе начальнигы урынбасары Константин Чанышев командаларны үз зоналарында беренче урыннарны алулары белән котлады. Ул бу ярышларның янгынчылар арасында уздырыла торган гамәли спорт төрләренең иң әһәмиятлесе булуын ассызыклады. Чөнки янгын-техник кораллар, коткару инструментлары белән тиз эшли белү- янгыннарга, гадәттән тыш хәлләргә каршы көрәштә уңыш нигезе булып тора.

Янгынчыларны сәламләргә район башлыгы Илдар Таҗетдинов да килгән иде. Ул бу ярышларның безнең районда узуына шат булуын билгеләп үтте.

Татарстан Республикасының атказанган коткаручысы, янгын сагы ветераны Виктор Филиппов үзенең чыгышында республикабызда янгын сагының тарихына, төп үсеш этапларына тукталды.

... Ярышлар өч этапта үткәрелде. Иң элек янгынчы тиз һәм дөрес итеп киенә белергә тиеш инде. Янгын турында хәбәр килдеме-һәр секунд исәптә. Икенче биремдә янгынчылар авария-янгын инструментлар ярдәмендә “хәрабәләр” астында калган кешене коткардылар. Өченче биремдә командалар сыешлыктан су алып, “янгынны

сүндерделәр”. Дөресрәге,махсус “мишень» га су сиптерделәр. Сыерчык оясыныкыннан әллә ни зур булмаган тишек аша шактый зур сыешлыкны су белән тутырырга кирәк. Кем тизрәк тутыра, шул җиңүче. Әйтүе генә ансат инде. Зур басым белән килгән су агымын бусындырып кара син.

Барлык командалар да коллективта тату эшләүләрен, техник коралларны, коткару инструментлары белән яхшы идарә итүләрен күрсәттеләр.

Әмма безнең район егетләре барысыннан да җитезрәк булып чыктылар. Отделение командиры Таһир Җамалиев, янгынчылар: Алексей Мельников, Руслан Шәйхетдинов, Рәдиф Сибгатов, машина йөртүче Марсель Нәбиуллин составындагы командабыз беренче урынны яулады. Теләче һәм Түбән Кама янгын частьләренең командалары икенче, өченче урыннарны бүлештеләр.

Янгынчы-коткаручы эшендә һәр минут кадерле, һәр секунд исәптә бит. Мондый ярыш вакытында күнекмәләр чарлана, егетләр үзара тәҗрибә уртаклашалар. Кем әйтмешли, ярышта, өйрәнүләрдә авыр булса, чын янгын вакытында җиңелрәк була. Ә без исә янгын кебек гадәттән тыш хәлләрнең булмавын, “җиңсәләрнең коры торуын” теләп калабыз.

Илгиз Җамалиев.

Рәсемнәрдә:

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса