Безнең балыкбистәлеләр төрле һөнәрләргә бай халык-Фотолар
Безнең халык элек-электән төрле һөнәрләргә ия булган: итек басу, чигү, көмештән алка, беләзек, чиләк, көянтә ясау... Аларны санап бетереп булмый.
Һәрбер эшкә зур тырышлык куелган. Ир-атлар итек басып, тегү тексәләр, хатын-кызлар кышкы озын кичләрне кул эшләре эшләп кыскартканнар. Өлкәннәр шәлнең иң авыр өлешен - читен, кызлар уртасын бәйләгәннәр. Аннан тыш өчпочмаклы шәлләр, җылы кофталар, бияләй, оекбашлар, баш киемнәре бәйләүгә дә оста булганнар.
Кулыннан эш килгән кешегә сокланмый мөмкин түгел. Чөнки андыйлар - тормыш бизәге, авыл күрке. Яңа Арыш авылында да оста куллы, эше белән мактаулы кешеләр аз түгел. Шушы көннәрдә Ләйлә Садыйкова, Эльмира Галимҗановаларда кунакта булдык.
"Авылда кәләш киендерүче бер кеше булырга тиеш ул"
Матурлыкны һәркайсыбыз ярата. Уңган-булган кешеләр аны үз куллары белән тудыра. Талантың, теләгең бар икән - фантазияңне рәхәтләнеп эшкә җик. Әлбәттә, бер процент талант янына туксан тугыз процент тырышлык сорала. Беренче башкарган эшең үзең теләгәнчә барып чыкса, икенче-өченчеләре тирә-юньдәгеләрнең дә игътибарын җәлеп итәчәк.
-Әни гомер буе шәл, өчпочмаклы яулыклар бәйләде. Мин тугыз яшьтән шәл читләре бәйли белә идем. Элек әбиләр өйрәткәнчә кулъяулык читләрен чиктем. Заказлар күп булды. Хәзер мин кофталар, беретлар, башмаклар бәйлим,-ди Ләйлә Садыйкова. Чистай училищесеның тегүче бүлеген тәмамлаган ул. Зур теләк белән яратып укый анда. Шуңа күрә эшен дә яратып башкара, хезмәте дә рәхәтлек бирә үзенә.
Ул әйберне оригиналь, кешедә кабатланмый торган итеп бәйләргә ярата. Гәҗит-журнал, интернеттан карый, фантазиясен эшкә җигә. Бизәк ничек четереклерәк, эшләве дә күңеллерәк, дип саный Ләйлә. Бу эшне ребус чишү белән дә чагыштыра. Кайда нинди бизәк күрә ул аны истә калдырырга тырыша икән. Киемгә бер күз ташлау белән ничек бәйләнгәнен әйтеп бирә. Вакыты булган саен нәрсәдер бәйли. Бу эш аңа бик ошый. "Күңелем тынычлана. Бәйләү минем өчен ял гына",-ди ул.
Кофталарны төренә, бизәкләп эшләвенә карап 300-350 грамм җеп китә икән. "Әле җепнең дә арзаны, кыйбаты, нечкәсе, калыны бар. Шуңа күрә кофтаның да бәяләре төрлечә. Затлы җепләрдән кофталар да затлырак килеп чыга. Менә бу муенлы кофта - мең, челтәрләп эшләнгәне 700 сум",- ди ул миңа өйдә булган бәйләнгән кул эшләрен күрсәтеп. Бик тырышып эшләгәндә бер көнгә берне бәйләп бетерә. Заказ биреп бәйләтүчеләр дә күп икән. Ниндидер бер бизәк аның күз алдына килә дә, ул аларны кофталарга, бияләйләргә төшерә. Җепне сатып алуга ук нинди сүрәтле кофта бәйләячәге белә. "Җеп үзеннән үзе кирәкле бизәк сорый. Шул ук бизәкне башка төрле җеп белән бәйләп булмый"-ди ул. Ыргак белән дә бәйли икән әле. Ул аны вак эш, дип атый. Курткаларга бисер белән чигү ясый. Болай эшләү киемгә яңа күренеш бирә.
Эш яратудан осталык туа, диләр. Бу сүзләр нәкъ менә әңгәмәдәшемә атап язылган кебек. Бу эшләрдән тыш ул челтәр, пәрдәләр, күлмәк, итәкләр дә тегә. Кофталар бәйли башлаганына җиде-сигез ел булса, ун ел элек челтәр тегеп өй киендерә торган булган. Асылмалысын, бер якка җыеп куя торганын, ламбракинлы, кояш төшерми торган сырлысын ясый белә ул. "Дүрт пәрдәне бер-ике көндә тегеп бетерә алам. Йортта вак-төяк эшләр күп булганда бер атнага сузылырга мөмкин. Йортны карап чыккач, нинди пәрдә һәм нинди формада тегәсе шунда ук күз алдына килә. Хуҗабикә белән киңәшкәннән соң эшкә тотынам",-дип сөйли ул.
Туйда кәләш тә киендерә әле ул. Бизәндерә, чәчләрен ясый. Туй күлмәген киендереп озатып кала. Әле бер атна элек кенә бер кәләшне озаткан булган, бу атнага да заказ биреп куйганнар. "Кәләшне унбергә әзерләү өчен сәгать алтыда эшне башларга кирәк. Авылда кәләш киендерүче бер кеше булырга тиеш ул",-ди Ләйлә Садыйкова.
Тулырак язманы газетабыздан укый аласыз.
Гөлназ Зарипова.
Автор фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев