Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл һәм кеше

Беркайчан да читтә калмый ул

Соңгы вакытларда игелекле, ярдәмчел егетләребезнең күңелләрне сокландырырлык гамәлләре турында еш ишетергә туры килә.

автор Идрис Аметов
Әле шушы көннәрдә генә район хакимиятендә Казан шәһәрендә яшәүче якташыбыз Айнур Газизҗановның ике ел инде махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребезгә зур ярдәм күрсәтүе хакында ишеттем. Әлбәттә,  вакытны озак сузмыйча үзе белән элемтәгә кереп, үземне кызыксындырган кайбер мәгълүматларны сораштырырга туры килде.
Айнур районыбызның Олы Әшнәк авылында гади хезмәт сөючән гаиләдә туып үскән. Урта белем алгач ул шәһәргә китеп урнашкан. Бүгенгесе көнне гаиләсе белән Вознесенский бистәсендә яшиләр. Кечкенәдән гаиләдә әтисе Рифгать янәшәсендә техника белән кызыксынуы, бәләкәй генә аппарат белән эретеп-ябыштыру эшләрен күңелен биреп үтәве дә эзсез калмаган. Бүгенгесе көнне ул үз хуҗалыгында төрле тимер-томыр эшләрен яратып башкара, әлбәттә инде, күршеләре, иптәшләренә дә теләп булыша. Әле менә берничә ел элек социаль челтәрләрдә утыручы дуслары, төркемдәш иптәшләреннән ишетеп ул да райондашларыбызга үз ярдәмен тәкьдим иткән. Анда мобилизацияләнгән егетләребезгә кыш айларында тимер мичләр аеруча кирәк булуын ишеткәч, егет үз кул астында булган тәгәрмәч дискаларыннан һәм файдаланудан чыккан газ баллоннарыннан кыска гына вакыт эчендә 28 тимер мич әзерләп озаткан. Аннан соң аларны илтеп кайткан әлеге хәйрия йөген озатучылардан әлеге мичләрнең ни дәрәҗәдә олы әһәмияткә ия булуы, әйтеп-бетергесез файдасы хакында ишеткәч ул тагын канатланып  23 мич хәстәрләп озата. Әле моннан тыш чираттагы хәйрия ярдәмен озатырга йөрүче районыбыз егетләренә ул, алар сатып алган УАЗ машинасын ныгытып, хәрби операцияләр өчен файдаланырлык хәлгә китереп җиһазлап озатырга да зур ярдәм күрсәтә. 

Дәвамын " Авыл офыклары" газетасы битләрендә укый аласыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев