Бердәмлектә узган парлы гомер
Авыл кешесенең бар гомере тыйнак хезмәттә бер-берсенә ышанычлы терәк булып көндәлек мәшәкатьләр белән үрелеп үтүен һәрберебез дә яхшы аңлыйбыз.
Районыбызның дәрәҗәле “Кулон-Агро” хуҗалыгының әйдәүче баш белгече Камил Галимуллин белән әнә шул темага фикер алышканда ул безгә биредә генә түгел, республика күләмендә мактаулы гади хезмәттә кайнап үткән гаиләне мисал итеп китергән иде. Якын көннәрдә аларның парлы гомер кичерүләренә 55, гаилә башлыгы Якуп абыйга 80 яшь тулуы уңаеннан без вакытны сузмыйча Биектау авылында яшәүче Хәйриевләр белән очрашырга ниятләп шул якларга юл тоттык. Шөкер, алар яшәгән йортны озак эзләп йөрергә туры килмәде, авылны урталай бүлеп үткән елганың аръягындагы Муса Җәлил урамын тиз эзләп таптык.
Моңарчы очрашып аралашканыбыз булмаса да сүзебез бик тиз ялганып китте. Әңгәмәдәшем Якуп абый шушы авылда ишле гаиләдә туып үскән. Тормыш кануннары нигезендә гаиләдә дүрт кыз, ике ир бала арасында төпчек малай буларак алдан ук үзенчә хәл итеп ул әти-әниләре янында төпләнеп кала. Ярый әле ул чорларда хәрби хезмәткә китәсе егетләрне ир-егетләр өчен кирәкле һөнәр серләренә өйрәтү гадәте бар иде. Якуп абый да күп кенә яшьтәшләре белән автомашина йөртү серләрен үзләштерә. Ә ул аңа Ватан алдындагы изге бурычын үтәгәндә генә түгел, гомере буена бик ярап куя. Районыбыздан киткән күп кенә иптәшләре белән аларны Германия җиренә озаталар. Шулай итеп алар танкчылар гаскәрендә өч ел вакытларын Германиядә үткәрәләр. Үз частьләрендә танкистлар арасында хезмәтенең чын остасы буларак танылган Укмас авылы егете Бәдамша Хөсәенов белән алар нык дуслашып китәләр һәм гомерләре буена бер-берсе белән аралашып, ярдәмләшеп гомер итәләр. Хәрби хезмәттән туган авылына кайткач та ул автомашинада эшләвен дәвам иттерә. Иңендә бай хезмәт күнекмәсе булган егеткә хуҗалыкта «ГАЗ-66» автомашинасы тапшыралар. Шулай итеп аңа ялсыз, бәйрәмсез диярлек хуҗалыкның көндәлек мәшәкатьләре белән юлга чыгып китәргә туры килә. Кыскасы, юл йөрүдән мәңге туймый ул. Солдат хезмәтеннән кайтып өч еллар чамасы йөргәннән соң күз салып йөргән авыл чибәре, сөйкемле, кешелекле һәм тырышлыгы белән дан тоткан алма кебек матур Василә белән никахлашып гаилә корып җибәрәләр. Үз сүзләре белән әйткәндә, әллә инде бер-берсе белән ярдәмләшеп, аңлашып яшәгәнгә 55 ел гомерләре аларның биш ел төсле тиз узып киткән. Шушы бер карашка кыска гына вакыт эчендә алар берсеннән-берсе булдыклы биш балага гомер биргәннәр. Кызганыч, икесе вакытсыз арадан китүләренә әле дә кайгыралар, нык борчылалар алар. Бүгенгесе көнне өч балаларының сау-сәламәт булулары, ун оныкларының исән-имин яшәүләре, ике уллары Дамир белән Камилның Яр Чаллы шәһәрендә төпләнеп бер дигән итеп гаилә корып гомер итүләре генә күңелдә куаныч уята. Әңгәмә барышында Вәсилә апа да үз кичерешләре белән уртаклашты. Сөекле балаларының әтиләре төсле, уңган-булган, күп төрле һөнәр ияләре һәм тәртипле, ярдәмчел булуларына үз куанычын белдерде. Хуҗалыкта бар эшне дә үз кулы белән генә башкарырга күнеккән Якуп абыйның уллары да кимен куймыйлар. Күргәнебезчә, мәрхәмәтле һәм киң күңелле ананың үз куанычлары белән уртаклашыр нәрсәләре күп иде. Ул әле монда улы Дамирның һәм ире Якуп абыйның сабантуйларны гөрләтеп көрәш батырлары булулары хакында эндәшмәде. Югарыда телгә алынганның барысы да аларның гомер юллары бушка һәм эзсез үтмәве хакында сөйли иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia