Бөек Ватан сугышы чорында Ленинград камалышында булган Миңниса Шәйхетдинованы котладылар
Ленинград блокадасы өзелүгә-77ел
27 нче гыйнвар көнне, Ленинградны фашистлар блокадасыннан азат итүгә 77 ел тулды.
Шул уңайдан, Олы Елга урта мәктәбенең яшьармиячеләре «Доверие– Ышаныч» комплекслы үзәге хезмәткәрләре, социаль – мәдәни өлкә хезмәткәрләре белән берлектә, Бөек Ватан сугышы чорында Ленинград камалышында булган Миңниса Шәйхетдинованы котладылар.
Аның адресына ихлас теләкләр яңгырады, истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа