Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл һәм кеше

Батырлык сәгате

Батырлык сәгате

 

Моннан 78 ел элек, 1941 елның 22 июнендә илебез тарихында иң канкойгыч сугыш – Бөек Ватан сугышы башлана. Советлар иле 27 миллионга якын улын һәм кызын югалта. Бу көн– Бөек Ватан сугышы башлану белән тарихка кереп калган Хәтер һәм кайгы көне,  яу кырында ятып калганнарны искә алу буларак билгеләп үтелә. Яңа Арыш авылы мәктәп яны «Таң» лагерында, авыл китапханәсендә  барлык чаралар да Хәтер һәм кайгы көненә багышланган иде. Лагерьда тәрбияләнүчеләр һәлак булган геройларны искә алдылар, сугыш елларын, Советлар Союзы Геройларын искә төшерделәр. Китап күргәзмәләре белән якыннан таныштылар. Хәтер көненә багышлап батырлык сәгате үткәрелде. Рус теле һәм әдәбияты укытучысы, мәктәп  яны лагеры әйдаманы Фирая Әхтәмова Муса Җәлилнең “Бүреләр”, Константин Симоновның” Жди меня, и я вернусь” исемле шигырьләрен сөйләде. Укучылар тарафыннан Дифгать Сирайның “1418 көн”, Мостай Кәримнең “Билгесез солдат”, Нур Әхмәдиевның “Солдат хатлары”, Фатих Кәримнең “Ант” шигырьләре, рус  язучыларыннан Миклай Казаковның “Началась война”, Илья Резникның “Дети войны”, Иван Слепнёвның “Горе войны” шигырьләре сөйләнде. “Плакатта Хәтер ялкыны” дип исемләнгән рәсем конкурсында катнаштылар. Ахырдан барыбыз бергә һәйкәл янында бер минутлык тынлык белән сугыш кырларында ятып калган авылдашларыбызны искә алдык, чәчәкләр салдык.

Рәзилә Мөхәммәтрәхимова,

Яңа Арыш авылы китапханәчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса