Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Авыл һәм кеше

Батыр хөрмәтенә ярыш уздырылды

Укучы малайларның ныклап көрәш белән мавыгулары физкультура укытучыларының тынгысыз хезмәте нәтиҗәсе.

Районда  күп көч таләп итә торган мондый спорт төре онытылып барганда Шомбыт мәктәбендә аны һәр ел саен үткәрүне гадәткә кертергә исәп итәләр. Бу мәртәбәле бәйге  Шомбыт мәктәбенең физик тәрбия укытучысы Рәмис Төхвәтуллин кул астында  көрәш белән мавыккан, шуннан соң районның җыелма командасы составында бил алышкан батыр йөрәкле егет  Рөстәм Сибгатуллин истәлегенә оештырулары нык сөендерә. Бу хәл,  биредә егетне хөрмәт итеп аның белән горурланулары хакында сөйли. Рөстәм 9 нчы сыйныфны тәмамлагач, алар Яр Чаллы шәһәренә күченеп киткәннәр. Яңа урында да егет спорт белән кызыксынуын ташламаган, келәмдә үзен танытып зур уңышлар яулаган. Аннан соң яхшы физик әзерлекле егетне солдат  хезмәтенә алганнар. Үзенең хәрби бурычын  үтәп кайтып  озак та үтми, яхшы физик һәм хәрби әзерлеге булган  егетне мобилизация буенча махсус хәрби операция зонасына чакыралар. Курку белмәс кыю егетебез узган ел яу кырында батырларча һәлак була. Аны туганнары, якыннары  Биектау зиратына алып кайтып  олылап һәм зур хөрмәт белән җирләгәннәр. Мәктәп коллективы Рөстәм истәлегенә мәктәптә көрәш бәйгесе үткәрергә планлаштырулары хакында әнисе Мәдинә ханымга җиткергәч ул әлеге тәкъдимне хуплап кабул итә, олы ярышны улының туган көненә туры китереп яз аенда  үткәрүләрен сорый һәм беренче истәлекле чараны тулысынча үз хисабына оештырырга теләк белдерә. Шулай итеп  әлеге  мәртәбәле бәйгегә районда көчле спортчылары белән дан казанган күп мәктәпләрдән иллегә якын көчле көрәшчеләр җыела. Бәйгене ун үлчәү авырлыгында үткәрергә килешәләр. Дөресен әйтергә кирәк, монысы яшь спортчыларның күп төрле катлаулы алымнар кулланып бил алышулары аеруча куандыра. Аннары, үзвакытында йөзәрләгән танылган спортчылар хәстәрләп дан казанган физик тәрбия укытучыларының  хезмәте бүген дә уңышлы дәвам итүе сөендерә. Чөнки, бәйгедә Шомбыт, Балык Бистәсе, Котлы Бөкәш, Күгәрчен, Яңа Арыш,  Урахча  мәктәпләре аеруча актив катнаштылар. Әллә шуңа инде нәтиҗәләре дә куанычлы тәмамланды. Мисал өчен, Котлы Бөкәштән 60 кг. да Салават Вафин (2 нче), Ислам Бариев белән Фәнис Кәримуллин (3 нче), 80 кг. да Вадим Федотов ( 1нче), Мөхәммәт Одинаев (3нче) матур көрәш алымнары күрсәттеләр. Батыр егетебез истәлегенә әлеге бәйгене оештыручы мәктәпнең физик тәрбия фәне укытучысы Рәмис Төхвәтуллинның да хезмәтен телгә алмау мөмкин түгел. Чөнки, бу ярышта аның 25 килограммга кадәрле үлчәү авырлыгында  Рәмзил Гарәфетдинов (1нче), Ислам Заһриев ( 2нче), 30кг.да Рифгать Гарифуллин ( 2 нче),  35 кг. Рәмис Кадыров  (1нче), 40 кг. Надир Гайнуллин (2 нче), Сәит Сибгатуллин  (3нче), 45 кг.  Ярослав Филяшин ( 2 нче), 50 кг. Финдәс Гиниятов (3 нче) кебек берсеннән-берсе көчле сигез көрәшче катнашып җиңү яуладылар.  Димәк,  укучылыр белән әле биредә нәтиҗәле эш дәвам итә.  Истәлекле бәйгедә Күгәрченнән 25 кг. да  Илһам Хәмидуллин ( 3 нче), 35 кг. да Данир Елисеев ( 2 нче), 50 кг. Ильяс Динмөхәммәтов (1 нче),  80  кг. Алмаз Мингарипов ( 2 нче) матур алымнары белән аерылып тордылар. Гомер-гомергә макталган Балык Бистәсе яшь көрәшчеләре 30 кг. да Булат Җәләлов ( 1нче), 50 кг. Самат Сибгатов ( 2нче), Самат Гобәев (3нче), 60 кг. югары Әмир Садиков ( 1нче), 70 кг. да Илдан Иминовның (1 нче) бу бәйгедә макталуын әйтми мөмкин түгел. Сабантуйларда дан казанган Яңа Арыштан 45 кг. да Камил Илгушев (1нче), Ильсаф Шәмсевәлиев (3 нче)  кебек өметле спортчылар чыгышы күпләрнең күңеленә хуш килде. Урахча мәктәбе биредә 35 кг.да Раил Гыйлемханов (3нче),  40 кг.да Савилий Емельянов (1нче) кебек өметле егетләре белән макталды.
Иң сөендергәне, батыр йөрәкле егетебез истәлегенә ярыш киләчәктә дә тукталмаячак, безгә аның дәвамлы булачагын әйттеләр. Соңыннан җиңүчеләргә генә түгел, яшь көрәшчеләрнең һәркайсына да истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса