"Чишмә караган кеше оҗмахка эләгер" (хәдистән). Нияз Шәмсетдиновның изге гамәлләре озаклап хикәяләргә мөмкин булыр иде.
Гомер юлында мәчет салдырган, чишмәләр яңарткан, авыл бәйрәмнәре, изге ашлар уздырган кеше ул. "Арт урам" чишмәсен яңарту, төзекләндерү дә аның башланчыгында тормышка ашкан.
-Унбиш ел элек бу урамга бутый белән кереп булмый иде. Нияз юллы итте безне,-диде бәйрәмгә килгән мәшләкчеләр.
-Авылыбызда 30 дан артык чишмә бар. Шөкер, исемнәре генә кайтып калмыйча, аларга икенче сулыш бирәләр. Ә бу чишмәгә килгәндә, аннан авылга да су кудырыла бит әле,-дип сүзгә кушылды авылның чишмәләре язмышын өйрәнүче Валентина Вафина.
Авылның ак әбисе Гамилә түти дә югалып калмады. Форсаттан файдаланып, ул район хуҗасына үз урамы кешеләре гозерен җиткерде. Җавап якын киләчәктә 350 метрга сузылачак төзек яңа юлда очрашу вәгъдәсе белән "имзаланды".
Чишмә янәшәсендә авылдашлар бу урынны яшелләндерүгә үзләре алыначакларын искәртеп киттеләр.
Чишмә буе гармун моңнарына, кызлар җырларына күмелде. Мәшләкчеләр яңартылган чишмә суыннан чәй куеп җибәрделәр, табаларда коймак чыжлады.
Вазыйх Фатыйхов.
Автор фотосы.
Нет комментариев