Балыкбистәлеләр, саклагыз чишмәләрне!
Чит җирләрдә гомер кичереп туган ягына hәркем иң элек чишмә янына килә. Чөнки чишмәнең челтер-челтер аккан тавышы, кояш нурларында җемелдәгән көмеш тамчылары балачактагы нечкә хисләрне уята.
Туган ягым Олы Солтан чишмәләргә бай. Ут табигатьнең иң гүзәл почмагына урнашкан. Як-ягына җәйрәп яткан иген кырлары, шаулап үскән куе урман, бормаланып аккан инешләре hәр кешенең күңелен җилкендерә. Ә челтерәп аккан чишмәләре исә ямь өстенә ямь өсти.
Авылның тирә юнендә кырыклап чишмә ага. Һәркайсының үз моңы, үз агымы, үз юлы, үз тарихы бар. Бер ишесенең шаулавы еракларга ишетелә; икенчеләре үзалдына гына челтери – аның барлыгында тоймыйсың; өченчеләре исә җир куеныннан кайнап, ургылып агып чыга. Ә җырлары , көйләре?! Аларның моңын табигатьне чын күңеленнән яраткан, тыңлый белгән кеше генә аңлый.
Менә шундый чишмәләрнен берсе Дәү чишмә.
Чишмә авылыбызның нәкъ уртасындагы тау астыннан бәреп чыга. Үзенең зурлыгы белән башка чишмәләрдән аерылып торганга халкым аны Дәү чишмә дип атаган да. Бу чишмәнең суы саф, тәмле. Чишмә бура белән ныгытылган, бураның өске ягы манаралап, мәчеткә охшатылып ясалган. Ә манараның очында ярымай балкый. Кем генә узса да, чишмәнең матурлыгына сокланып туктамыйча, аның суын татып карамыйча китми.
Бу чишмәне әле кайберәүләр Мәчет чишмәсе дип тә йөртәләр. Чөнки чишмә тибеп чыккан тау башында авылыбызның горурлыгы булып яңа мәчет калыкты. Күңелләргә иман иңдереп яңгыраган аваз тавышын чишмә үзе дә тын калып тыңлый сыман.
Садрый чишмәсе турында да сөйләп китәсем килә. Бу мул сулы чишмә турында күп риваятьләр йөри:
Безнең авыл халкының элек- электән бер шәhәрдән икенчесенә кешеләр ташу hөнәре булган. Бервакыт Казаннан Чистайга юл тотканда пар ат җиккән бер ямщик бу чишмәгә төшә. Чишмә шулкадәр тирән була ки, ул хәтта пар җигүле атныда йота. Чишмә янында зур күлдә була. Анда балык үрчетүче,чишмәне карап, чистартып торучы абзыйның исеме Садрый.Чишмәне дә шушы абзый хөрмәтенә Садрый чишмәсе дип атаганнар.Күл тора-бара юкка чыккан, ә чишмә бүгенге көндәдә үзенең тәмле суы белән авыл халкын сөендереп чылтырый, кешеләргә яшәү дәрте өсти. Хәзерге вакытта чишмәне яңартып карап торган өчен Рафис чишмәсе дип йөртәләр. Чишмәне бурасын сүтеп яңартып куйдылар, яңа улаклар куеп, чишмә кырыена ташлар җәелде. Чишмә яны хәзер матураеп ямьләнеп китте.
Авылыбызда тагын бер чишмә Якуб чишмәсендэ язмый булдыра алмыйм.Тирә юнен таллар басып, сазлыкка әйләнеп барган чишмәне авылыбызның рәисе Рафис абый Сөнгатуллин ярдәме белән, чишмә янәдән сулыш алды. Чишмә бура белән уралган, яңа улак куелган. Чишмә юлына авылыбыз кияве эшмәкәр Тукмаков Наил юл салдырып куйды. Олы Солтанлылар бик сөенеп суын авыз итәләр.
Саклагыз, чишмәлэрне

Авылыбыздан читтәге чишмәләрне күреп җан әрни. Бу чишмәләрнең тирә ягын таллар басып алган ташландык хәлгә килгән. Бу чишмәләрнедә торгызасы , төзекләндерәсе иде. Югыйсә алар да авылыбыз кебек бетүгә бара. Кешеләрнең саксызлыгына чишмәләр бәхилләшү авазы каргыш булып тирә- юнебезгә кара күбәләк рәвешендә тарала кебек. Бөтен кешелек дөньясына аваз саласым килә: САКЛАГЫЗ СЕЗ ЧИШМӘЛӘРНЕ кешеләр!!!
Рәмилә Сөнгатуллина.
фото автордан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа