Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Авыл һәм кеше

Балыкбистәлеләр спортка гашыйклар

Спорт белән дус булуым кече яшьләрдән үк килә. Мәктәптә укыганда төрле спорт секцияләренә йөрдем. Иң беренче уңышым 4 нче сыйныфта укыганда булды. Мин анда җиңел атлетика буенча марафонда катнашып, Олы Кульгадан Балык Бистәсенә кадәрге араны йөгереп уздым. Югары сыйныфларда укыганда чаңгы ярышларында һәм йөгерү буенча ярышларда призлы урыннар яулый идем инде.

Мәктәпне тәмамлагач, 2010 елда Әлмәт физик культура көллиятенә укырга кердем, анда инде профессиональ чаңгы ярышлары белән ныклап шөгыльләнә башладым, анда без җыелма командабыз белән уку йортлары арасында өч тапкыр Татарстан Республикасы чемпионы булдык.

Укуны тәмамлагач туган районыма – Балык Бистәсенә кайттым һәм “Дельфин” спорт-сәламәтләндерү комплексында мини-футбол буенча тренер-укытучы булып эшли башладым.

Минем чаңгы ярышлары буенча өлкәннәр арасында беренче разряд, җиңел атлетика буенча - икенче разряд , ГТО буенча алтын значок һәм спортның төрле төрләре буенча призлы урыннарым бар.

Хәзерге вакытта бездә балалар үзләре теләгән спорт төре белән шөгыльләнә алырлык мөмкинлекләр бар. Сәламәт яшәү рәвешенең нәтиҗәсе – физик һәм әхлакый-рухи сәламәтлеккә ирешү. Алар үзара бәйләнешле, чөнки халык юкка гына: “Сәламәт тәндә – сәламәт акыл”, дип әйтмидер. Үзеңне сәламәт һәм нык итеп тойганда гына көчле ихтыярлы булу омтылышы тәрбияләргә мөмкин. Минем үз алдыма куйган максатым да шундый: яшь буын спортны яратырга һәм  физик чыныгу алып тәрбияләнергә тиеш. Чөнки сәламәт һәм рухи яктан нык кеше үзен бәхетле һәм яхшы хис итәчәк.

Айнур Фатыйхов,

мини-футбол буенча тренер-укытучы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса