Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Авыл һәм кеше

Балык Бистәсенең Юлсубино авылыннан Илсур, Мансур, Илфат Шәмсетдиновлар тирә-юньгә үрнәк булып яшиләр

 Маһинур әби иртән уяна да догаларын укып, балаларына, оныкларына исәнлек сорый. Һәрберсен күзалдыннан кичерә, уйлары белән ире Хәмит бабайны искә ала. “Ходайга шокер, һәрбер баламның үз тормышы, гаиләләре, сабыйлары бар. Барысы да туган авыл -  кендек каны тамган авылда төпләнеп калды. 

  Кечкенәдән әтиләре янында эшкә өйрәнеп үскән өч улым да  бер-берсенә ярдәм итеп, тату гына гомер кичерәләр. Әтиләре исән чакта җир сатып алып аны эшкәртергә дип хыяллана иде. Менә улларым бу хыялны тормышка ашырдылар. Исән булса балалары белән горурланыр, бүген ирешкән уңышларына шаккатыр иде. Әйе, Ходаема мең рәхмәтлемен”, дип үзалдына уйлана-уйлана аш-су бүлмәсенә чыга ул ...

Илсур, Мансур, Илфат Шәмсетдиновлар - абыйлы-энеле өч бертуганнар Юлсубино авылында төпләнеп яшәп калганнар. Хезмәттән курыкмыйлар, кулларыннан бар эш килә. Тирә-юньгә үрнәк булып, тырышып, хезмәт итеп гомер кичерәләр.

Язманың тулырак вариантын газета битләреннән укый аласыз.

 

Автор Гөлназ Зарипова.

фото автордан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса