Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл һәм кеше

Балык Бистәсенең «Талаков» крестьян-фермер хуҗалыгы бар эштә дә өлгер

«Талаков» крестьян-фермер хуҗалыгы игенчелек белән беррәттән терлекчелек белән дә шөгыльләнә.

  Биредә алар өчен терлекчеләр Андрей һәм Настя Назаровлар җаваплы. Андрей бу хуҗалык оешып эшли башлауга килгән хезмәткәрләрнең берсе. Настя белән гаилә корганнан соң бергәләшеп хезмәт куялар. Бер ул тәрбиялиләр.

Алар җаваплыгында малларны ашату-эчертү, ятак урыннарын чистарту, аларның физиологик торышын кайгырту, азык әзерләү һәм башка  эшләр каралган.

Әйтик, кыш айларында терлекләр өчен арпа һәм фуражны пешереп бирү, ашлыкны тегермәндә тарттыру, елга ике тапкыр сарык йонын алу,  фермаларны төзекләндерү һәм башка бихисап күп төрле вазыйфаларны  үтиләр.

Моның өстенә язгы һәм җәйге кыр эшләре чорында җитәкчеләре Андрейны анда да җәлеп итә.

- Без эшебезне яратып башкарабыз. Җитәкчебез Владимир Талаковка рәхмәтлебез. Эшләгән эшебезне, тырышлыгыбызны күрә белә. Мөмкинлегеннән чыгып яхшы хезмәт хакы түли. Өйдәге терлекләребез өчен  ашлык, печән бирә,- ди Андрей.

Сүз уңаенда, җитәкчеләренең дә әлеге гаилә хезмәтеннән канәгать икәнлеген әйтеп үтик.

Андрей һәм Настя  Анатышта тырышып хезмәт куйган Назаровлар гаиләсенең  лаеклы дәвамчылары.

 

Нияз Шәйдуллин.

фото автордан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса