Балык Бистәсенең Кече Әшнәк авылында яшәүче Таһира әби Мөхәрләмовада кунакта
Олы Әшнәк авылы җирлегендә 22 тыл хезмәтчәне исәпләнә. Шушы көннәрдә аларның берсе Таһирә Мөхәрләмова да кунакта булып кайттык.
Әлеге авыл җирлеге башлыгы Резидә Хөснуллина, Балык Бистәсе пассажир автотранспорт предприятиесе (ПАТП) директоры Илфат Хөснетдинов, “Авыл офыклары” газетасы редакторы Таңсылу Минһаҗева белән берлектә аңа “Бөек Җиңүнең 75 еллыгы” медале белән бүләк тапшырылды.
Шул чор кешеләре кебек Таһира әби Мөхәрләмованың да язмыш сугыш еллары белән үрелгән. Ул дәһшәтле елларда колхоз басуларында алны-ялны белмичә эшләүчеләр хатын-кыз, карт-корылар һәм бала-чагалар була. Сыкранмый, сызланмый һәммәсен дә үз җилкәләрендә күтәрергә туры килә аларга. “Сугыш елларны бик авыр иде. Бала гына булсак та ул еллар ачысын татыдык шул”,- дип искә ала Таһирә әби. Бөтен гаиләгә дә килгән ачлык аларны да урап узмый. Ашарга ризык, кияргә кием дә юк. Ул елларны күз яшьсез генә искә ала алмый әби. Гаиләдә иң олы бала ул. Аннан соңгы тагын дүрт нарасый. Әнисенең уң кулы, булдыра алганча аңа ярдәм итә. “Ачлыкны күрдек, авырлыкларны да татыдык. Алабута, ат колагын да ашадык. Барлык эшләрне дә башкарырга туры килде. Фермада бозаулар, таналар карадым, сыер да саудым. Колхоз амбарында, үлчәүдә эшләдем. Яңа Арыш урманында агач та кистек, турадык, өйдек. Кама елгасы буенда агачтан сал да кордык. Буем-сыным булды, грузчик та булып йөрдем”,-дип сөйләде үткәннәрен Таһирә әби.
Кыш айларында кызы Рузилә һәм кияве Фердинант тәрбиясендә, ә җәйләрен туган нигезенә кайта. Бакчадагы алмагачлары, слива, чия куаклары турында безгә дә сөйләде Таһирә әби. “Балалар бүгенге матур тормышта, тыныч күк астында, әти-әниләре тәрбиясендә үссеннәр иде. Һәрбер сабыга бәхетле балачак язсын”, -дип теләкләрен җиткереде ул.
Гөлназ Зарипова.
фото автордан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia