Балык Бистәсендэ яшьләр көне
“Илебезнең киләчәге яшьләрдән - мәктәп укучыларыннан, студентлардан, яшь белгечләрдән тора. Һөнәри үсештә уңышлы адымнар ясаган, сәнгатьтә, спортта танылган, һәр тармакта әйдәүче яшьләребез белән районыбыз хаклы горурлана”.
Узган ял көнендә Чулман буе ял паркында узган Яшьләр бәйрәмендә әлеге сүзләрне район башлыгы урынбасары Фирдания Әхмәтҗанова яңгыратты. Чыннан да, Балык Бистәсе яшьләренең уңышлары эшмәкәрлектә дә, замана таләпләренә җавап бирә торган социаль проектларны тормышка ашыруда да үз чагылышын таба. Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айгөл Вафина, яшьләр сәясәте һәм спорт, туризм бүлеге җитәкчесе Илназ Шакировның котлау сүзләренә дә бәйрәмгә килгән халык көчле алкышлар белән җавап бирде.
Гөрләде ул кичне ял паркы. Музыка, җыр тавышлары тынып тормады. Рәхәтләнеп ял итәрлек күңел ачу чараларына бай иде ул. Казаннан махсус чакырылган кунаклар – танылган виртуоз баянчы, якташыбыз Динар Бәдретдинов, “Татар җыры” конкурсы лауреаты Альбина Апанаева, Мөнир Рахмаев һәм ди-джей егетләр исә “ут уйнаттылар”- районыбыз яшьләре өчен гадәти булмаган кичә бүләк иттеләр.
Ахырда күрше мәйданчыкта волейбол бәйгесендә җиңү яулаган команда кызлары сәхнәгә чакырылды. Аларга яшьләр сәясәте һәм спорт, туризм бүлеге Илназ Шакиров рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Бәйрәм киче әнә шулай яшьлекнең үзе кебек күңелдә гүзәл хатирәләр калдырып узды. Аны оештыручыларга бу минутларда һәркем рәхмәтле иде.
Фәрвәз Каюмова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа