Балык Бистәсе районында яшәүче Гөлсинә Гаянова һәркөннең кадерен белеп яши
Йөзе килгән, күпереп пешкән кабартмаларны мичтән алды да өстәл әзерли башлады Гөлсинә ханым. Үзе әледән-әле капка ягына күз салгалады.
Көттерә торган гадәтләре юк балаларының, әйттеләр исә, сәгате-минуты белән килеп тә җитәләр. Кечкенәдән шулай тәрбияләнделәр–белмәгәнне өйрәнделәр, белгәннәрен булдыра алганча тырышып эшләделәр. Шушы нигез бүрәнәләрендә әле дә кызы Гөлчәчәк белән улы Илдарның кул җылысын тоя ул. Язмышына үпкә саклаган чакларында, бер ялгызына өелеп килгән хәсрәтләрне күтәргәндә дә шул нәни куллар кочаклап юатты аны. Яшь пәрдәсе каплаган күзләре балаларының үсеп җитеп бәхетләрен күргәч кенә яктырды, тамагына төялгән ачы төер шул чагында гына аны үзеннән азат итте. Үткәннәрен күңеленә кертмим дисә дә, йөрәктән китмәгән яралары бар. Әмма сыналучы, сер бирүчеләрдән түгел ул. Әнә, балаларын көткән ишектән мин килеп кергәч тә гаҗәпләнүен йөзенә чыгармады, күптәнге танышлар сыман гөрли-гөрли хәл-әхвәл сорашты, аннан икебез дә истәлекләргә тукталдык.
–Үзем Юлсубино авылыннан булсам да Пермь якларында яшәдек, соңрак туган якка кайтып Котлы Бөкәштә оя кордык. Әти-әни вафатыннан соң балалар белән шушында–Тәб.Чаллыда үз нигезебезне булдырдык,–дип гомер йомгагы җебен сүтте мөлаем ханым. –Тормыш гел шатлыктан гына тормый бит ул, төрлесен күрергә туры килде. Фаҗигале үлем әүвәл сеңлемне, соңрак апамны алып китте. И-ии, ул вакытлардагы хәсрәтле минутларны сөйләп кенә аңлатырлыкмы соң?! Нәрсәгә тотынсам шуңа кул бармады. Әмма яшәргә кирәк иде. Шуларны уйлыйм да ике бөртек балам гына миңа яшәргә көч биргәндер дим инде хәзер.
(Язманы тулысынча газетабыздан укый аласыз)
Автор Фарваз Каюмова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа