Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Авыл һәм кеше

Балык Бистәсе авылларында гөрли каз өмәсе

Кеше сине кайсы ягы белән беренче җәлеп итә дисәләр, һич икеләнми, ачык йөзе, ягымлы карашы белән дияр идем.

Сөйкемлелеге белән үзенә тартып торган Дания ханым Мостафина белән дә кинәнеп сөйләштек ул көнне. Сүз агышы белән аның Балтачта узган балачагына, яшьлек елларына, аннан янә бүгенге иркен, мул тормышка кайттык. Күңеле белән генә түгел, җаны белән авылга береккән, язмышына мең рәхмәтле булган асыл затларның берсе ул.

Хатын-кызның бәхете ирдән аның. Янәшәңдә ныклы тылың булса гына барысына ирешеп була. Ә миңа Раббым әнә шул асыл ир-егетне Муллаәхмәтне бирде. 1995 елда Балтач авылында иң үрнәк, тәрбияле гаиләгә – лесник Әхәтләргә килен булып төшүем дә бәхетемә юл яруым булды, ди ул. 

25 ел төп нигездә кайнана белән гомер кичерәләр алар. Хәер, кайнана диюем дә сүз уңаеннан, аңлаешлы булсынга әйтүем. Әледән-әле  “әнидән өйрәндем”, “ярый әле әни булды”, “әни булышты” дип торган Дания ханымның рәхмәте дә, соклануы да карашында ярылып ята. Гаиләдәге өч баланы Нурлыбанат апа белән бергәләп үстергәннәр, тәрбия кылган алар.

Ул-кызларыбыз кечкенәдән эш җаен белделәр, җәйләрен печән җыеп, шуны ташып үстеләр. Шунсыз булмый да, мал-туарны күп асрыйбыз. Бүгенге көнне 17 баш мөгезле эре терлегебез бар, шуның 7 се савым сыеры. Аларын ирем белән барлап, карап торсак, кош-кортлар әни өстендә. Эш барыбызга да җитә. Әле моннан тыш 25 умартабыз да бар, - ди ул, елмаеп.

Игезәкләрдәге ныклы характер, эш сөючәнлектер бу, дип уйларга да өлгермим, шуны гына сизенгәндәй, Дания янәдән өстәп куя:

25 каз бәбкәсе алып үстергән идек. Шушы көннәрдә генә өмә ясап урнаштырып куйдык. Әнә шулай туганнар белән бергәләп эшлибез. Эшебез дә, ашыбыз да уртак безнең, ди ул.

Санияләрдәге кебек Данияләрнең дә пай җирләре бар икән. 12 гектар җирне үз техникалары белән эшкәртәләр. Т-40 тракторы төягеч КУН-10, печән чапкыч, аны җыеп төргәкли торган агрегатлар белән җиһазландырылган. Тиз генә барып кайтыйм дисәң җиңел машина гаражда тора. Болары инде хуҗа кешенең тырышлыгыннан килә. Мәктәптә 30 ел оператор булып эшләүче Муллаәхмәт Мостафинны бик күпләр алтын куллы оста буларак бәялиләр.

Авылда яшәү авыр, дип кайберәүләр аһ орган бервакытта, Балтач авылында әнә шундый уңган гаиләләрне күреп сокландык та, горурландык та без. Тормыш матурлыгын күреп, хезмәттән тәм табып яшәүләргә, чыннан да, ни җитә соң?!

...Каз каурыйларын мамыкка сыдырганнан соң элеккедән килгән йола буенча чишмә юлына сипкәннәр. Киләсе ел уңышына юрый моны авыл халкы. Бирсен Ходай, гөрләп яшәсен авыл, каз өмәләре җырлап узсын. Һәм кабат шушы матурлыкны күреп очрашулар насыйп булсын!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса