Балык Бистәсендә тырыш,үрнәк Шәйхетдиновлар гаиләсе яши
Әти-әниләрен зурлап, кадер-хөрмәт күрсәтеп үзара татулыкта бер-берсе белән ярдәмләшеп яшәүче гаиләләрне күреп күңелләрем сөенә.
Гадәттә, газетабыз битләрендә мондый хезмәткәрләр, үрнәк гаиләләр турында сөйләвебезгә кайберәүләр инде ышанмаска да мөмкиннәр. Чөнки җәмгыятебез нык үзгәрде. Газета укучыларыбызга рәхмәт, аларның тәкъдиме белән без Балык Бистәсендә яшәүче Нәсимә апа белән Мифтахетдин абый Шәйхетдиновларга килдек. Бу үрнәк гаиләгә бүген һәйкәл куйсалар да һич кенә дә артык булмас иде. Чөнки, үз вакытында алар икесе дә әдәби әсәрләрдә генә мактап телгә алына торган хезмәт батырлары булып танылганнар. Гаҗәпләнерлек тә бит, яңа гына 25 яше тулган Ырга авылы савымчы кызын район мәдәният йорты сәхнәсенә чакырып “Хезмәт даны” ордены тапшырып зур хөрмәт күрсәтсеннәр әле. Уналты яшеннән фермада кул белән сыер савып ул бар гомерен терлекчелектә үткәргән. Әнә шушы тырыш хезмәтен күреп әле аны ул елларда Мәскәүгә партия съездына делегат итеп тә сайлаганнар. Әмма, олы кызына көмәнле булганлыктан гына аның урынына хезмәттәше Кәшифә апа Төхвәтуллинаны җибәрәләр. Чыннан да ул елларда “Корноухово” совхозының уңган савымчылары вакытлы матбугат битеннән төшмәделәр. Иң куанычлысы, әнә шушы данлыклы совхозда алар икесе дә алдынгылыкны бирмиләр. Мифтахетдин дә 8 нче сыйныфтан соң Корноуховода һөнәри уку йортын тәмамлый һәм иң тырыш, актив комсомолец буларак районнан бер төркем егетләр белән аларны Алтай өлкәсенә чирәм җирләрне үзләштерергә җибәрәләр. Чит җирләрдә бер дигән хезмәт күнекмәсе алган егет гомере буена мактаулылар исемлегеннән төшми. Икесе дә кырыгар ел дәвамында үз эшләрен намус белән башкаралар. 1991 нче елда йортларын Балык Бистәсенә күчереп сала алар. Балалары да кечкенәдән хезмәттә кайнап үскәнгә гомерләре буена әти-әниләре үрнәгендә тырыш хезмәт куялар. Гаиләдә биш бала тәрбияләп үстерәләр. Дүрт кыз белән бер малай үскәнгә әле урып-җыю чорында кызларына әтиләре янәшәсендә комбайнчы ярдәмчесе хезмәтен башкарырга да туры килә. Менә шулай аларның һәммәсе дә кечкенәдән төпле хезмәт тәрбиясе алып үскәннәр. Әле менә бу очрашу вакытында да алар өлкәннәргә зур хөрмәт күрсәтеп һәркайсы күңелләре түреннән чыккан җылы сүзләрен белдерделәр. Бу ел алар өчен аеруча истәлекле икән. Мифтахетдин абый белән Нәсимә апа үзләренең күркәм гомер бәйрәмнәрен олы юбилейларын билгеләп үтсәләр, аларның гаилә корып бергә яшәүләренә дә 60 ел вакыт үтеп киткән.
Халык телендә, ни чәчсәң шуны урырсың, дигән күркәм әйтем менә алар хакында инде. Гомере буена фермада тырыш хезмәт куеп әле берүк вакытта биш баласын, 22 ел дәвамында кайнанасын тәрбияләп олылап соңгы юлга озатса да аннан зарлану сүзләре ишетмәдем. Бүген менә шушы олы хөрмәтне алар балаларыннан күреп яшиләр. Дүрт кызының да үз тормышы, үз гаиләсе булганга, бүген төп йортта алар уллары Рафыйк гаиләсендә гомер кичерәләр. Улы да әтисе хезмәтен дәвам итеп тракторда эшли. Нәсимә апа бигрәк тә киленен нык мактап телгә алды. Бергә яши башлавыбызга 29 ел үтсә дә үз кызым кебек якын, кадерле ул, дип бик озаклап үз хәтирәләре белән уртаклашты. Нәсимә апа белән Мифтахетдин абзый бүген 8 оныгы, 10 оныкчыгы белән горурланып, аларның сау-сәламәт булуларын теләп яшиләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia