Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Авыл һәм кеше

Балык Бистәсендә “Татар малае, Татар кызчыгы-2025” конкурс үтте

Шушы көннәрдә генә балалар иҗат үзәгендә авыллардагы балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр арасында конкурс үтте.

   Быел өченче мәртәбә Бөтендөнья татар конгрессының Балык Бистәсе җирле оешмасы җитәкчесе Илвера Ширияздан кызы Касимова инициативасы белән үткәрелә торган бу “Татар малае, Татар кызчыгы-2025” бәйгесенә нәни талантларны хәстәрләүче тәрбиячеләрдән тыш, аларның әти-әниләре, әби-бабалары да килгән иделәр. Гадәттәгечә, мөгаен әле үз гомерләрендә мондый дәрәҗәле бәйгедә беренче мәртәбә катнашучыларны район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айгөл Вафина белән район мәдәният бүлеге җитәкчесе Лилия Кәримуллиналар җылы тәбрикләп нәни дусларыбызга изге теләкләрен җиткереп уңышлар теләделәр. Аннан соң бәйгедә катнашучы 12 бала алга чыгып “Әйдәгез танышабыз!” визиткаларын тәкъдим иттеләр. Бәйге киеренке шартларда башланып китте. Аны жюри составына кертелгән тәҗрибәле мәдәният һәм сәнгать хезмәткәрләре күзәтеп баллар белән бәяләде. Катнашучы балалар биредә сәхнәдә үз-үзләрен тоту, сөйләм культурасы, аралашучанлык, кешегә тәэсир итү көченә ия булу сәләтен һәм әлбәттә инде җыр-моңга осталыкларын да күрсәтә белергә тиеш иделәр. Дөресен әйтергә кирәк, тәбрикләү сүзе белән чыгыш ясаучы җитәкчеләребез әйткәндәй, моңа берничә көн эчендә генә ныклап торып хәстәрләнеп олы җиңүгә берничек тә ирешеп булмый. Нәниләр белән иң элек гаиләдә саф татар телебездә аралашырга, әти-әниләр, әби-бабайлар һәм тәрбиячеләр белән укытучыларның да күңел биреп шөгыльләнүләре әһәмиятле. Ә быелгы бәйгегә нәкъ менә шундый өметле балалар җыелган иде. Залда утыручы жюридагыларга һәм кунакларга район үзәге һәм авыл бакчаларында тәрбияләнүче нәниләребезнең татар халкының милли гореф-гадәтләрен, уеннарын үз эченә алган тамаша аеруча нык  күңеленә хуш килде. Аларны көчле алкышларга күмделәр. Балык Бистәсенең “Березка” бакчасыннан Раминә Шакирова, “Бәләкәч”тән  Риана Мөбәрәкшина, “Мишутка”дан Ралинә Җамалиева, “Йолдыз”дан Зөбәйдә Корчагина, “Салават күпере”ннән Әмирә Шәйхетдинова чыгышлары, мөгаен, берәүне дә битараф калдырмагандыр. Күренеп тора, нәни артистларыбыз буш вакытларын телефон яисә телевизор тапшырулары карап бушка үткәрмәгәннәр. Әлбәттә, биредә авылларда да  сәләтле балаларның күп булуына тагын бер кат инандык. 

Автор Идрис Аметов

Дәвамын газета битләрендә укый аласыз
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса