Балык Бистәсендә өченче тапкыр «Эх, гармуннар уйный белсәм...» районкүләм фестивале узды.
21 сентябрь, көзнең иң матур көннәренең берсендә Балык Бистәсе районының Бирдебәк авылында «Эх, гармуннар уйный белсәм...» районкүләм фестивале узды.
Бирегә Түбән Кама, Казан шәһәрләреннән, Биектау районыннан, шулай ук районыбыздан һәм күрше-тирә авылларыннан талантлы шәхесләр, гармунчылар җыелган иде. Бу көнне авыл дәртле гармун тавышыннан, татар көйләреннән, моңыннан тынып тормады.

Фестиваль башланганчы, гармунчыларның урам буйлап җырлап-уйнап килүләре җанга сихри бер рәхәтлек өстәде. Бәйрәмне туган төбәген данлап, халкы белән горурланып яшәүче якташыбыз, Татарстан Республикасының халык артисты, Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты Олег Фазылҗанов һәм Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Евдокия Толстова алып барды. Фестивальдә Казан, Түбән Кама шәһәрләреннән, Биектау районыннан килгән кунаклар, Балык Бистәсе районы Казаклар Чаллысы, Яншык, Таулар, Олы Елга, Күгәрчен, Яңа Арыш, Трой Урай, Бәтке, Котлы Бөкәш, Сабакай, Биектау, Анатыш, Югары Тегермәнлек, Түбән Тегермәнлек, Балтач, Урахча, Үри, Бирдебәк авылларыннан якташларыбыз катнашты. Һәрбер катнашучы зур әзерлек белән килгән иде. Балык Бистәсе районы Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айгөл Вафина, Балык Бистәсе Башкарма комитетының социаль-мәдәни бүлеге җитәкчесе Лилия Кәримуллина, Казаклар Чаллысы авыл җирлеге башлыгы Фәрит Хәсәншин катнашучыларга, килгән кунакларга, оештыручыларга рәхмәт сүзләрен җиткереп, уңышлар теләп, бәйрәм кәефе өстәделәр. Гармун элек-электән татар халкының гореф-гадәтләрен, милли йолаларны саклаучы уен коралы булган. Кыз сорарга барганда да, егетләрне армиягә озатканда да гармун кулдан төшмәгән. Кичке уеннарда гармунчының урыны һәрвакыт түрдә булган. Фестивальнең җирлегебездә өченче тапкыр үткәрелүе, оста гармунчыларны туплап, бәйрәм ясаучы балыкбистәлеләргә, оештыручыларга, район җитәкчелегенә зур рәхмәтебезне җиткерәбез. Фестиваль озын гомерле булып, башка елларда да очрашырга насыйп булсын дигән теләктә калабыз. Язманың тулы вариантын "Авыл офыклары" газетасы битләреннән укый аласыз.
Автор Рәзилә Мөхәммәтрәхимова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia