Балык Бистәсе район суды матбугатыннан хәбәрләр
Татарстан Республикасы Балык Бистәсе район суды Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 12.24 статьясындагы 2 өлешендә каралган административ хокук бозу турындагы эшне Чувашия Республикасында яшәүчегә карата карады.
Лапочкин (исем-фамилияләр үзгәртелде) юлга чыгар алдыннан транспорт чарасының техник торышын, аерым алганда, тәгәрмәчләрнең төзеклеген, аның беркетелүен тикшермәгән. Һәм бу Саескан Тавы – Шәле автоюлыннан баручы “КамАЗ” автомобиленең арткы күчәреннән тәгәрмәч килеп чыгуына китергән һәм ул каршы хәрәкәт юл полосасына очып Авдеева (исем-фамилияләр үзгәртелде) идарә иткән автомобильгә зарар салган. Хатын-кызның сәламәтлегенә уртача авырлыктагы зыян килгән.
Лапочкин судта гаебен тулысынча таныды, үкенде, эксперт бәяләмәсе белән танышты. Зыян күрүче ягыннан гафу үтенде, зыянны каплау хисабына Авдеевага 100 000 сум күләмендә акча тапшырды.
Балык Бистәсе район суды Лапочкинны административ хокук бозуда гаепле дип тапты һәм аңа 20000 сум штраф рәвешендә административ җәза билгеләнде.
Балык Бистәсе район суды матбугат хезмәте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia