Югары Тегермәнлек авылында яшәүче Илшат Гәрәевка авыл халкы рәхмәтле
Район үзәгендә авыл агайлары белән очрашканда алардан, җирле халык өчен әһәмиятле булган яңалыклар, вакыйгалар һәм кайбер проблемалар хакында шактый гына мәгълүматлар ишетергә мөмкин.
Шундый аралашуларның берсендә Югары Тегермәнлек авылы зиратын тәртиптә тотуны тулысынча диярлек үз кулына алган Илшат Гәрәевнең куйган хезмәтләре зур кызыксыну уятты. Ә зират ул авыл табигатенең бер өлеше. Табигатьтә һәр көнне диярлек кабатланып торган күркәм үзгәрешләр адәм баласының күзенә бик чалынмаска да мөмкин.
Ә менә кеше кулы, аның ихтыяры белән барлыкка килгән яңарышлар һәркем тарафыннан да уңай бәяләнә. Аннары, табигатьнең яшәреп китүе, җиңел сулыш алгандай тоелуы күпләр күңелендә җылы хисләр уята. Ни дисәң дә кеше ярдәменә мохтаҗ шул әле ул безнең табигать анабыз. Ә бу ел әле җитмәсә Илшат Котдус улы өчен истәлекле дә икән. Күптән түгел генә ул үзенең юбилеен билгеләп үткән. Шул уңайдан эшчән егет белән дә очрашырга ният кылдык.
Авылга килеп кергәч тә юлыбызда очраган олы яшьтәге абый безнең редакциядән икәнне белгәч нәкъ Илшат Гәрәев турында сүз башлады.Ул аның авыл халкы өчен кирәкле файдалы эшләр башкаруы хакында әйтте.
Халык телендә, алма агачыннан ерак төшми, дип нәкъ менә шундый Илшат кебекләрне күз уңында тотып әйтәләрдер, мөгаен. Чөнки үз вакытында әтисе Котдус абый да озак еллар дәвамында авыл зиратын үз күзәтүендә тоткан булган икән. Ул елларда алар зиратта котырып үскән кирәксез агачларны сирәкләп, аларның санын нык киметеп кисеп чыкканнар.
Туралган агачны авылда авыр тормыш хәлендә калган кешеләргә утын итеп таратканнар. Ул елларда авыл зираты күзгә күренеп яңарган, яшәргән, матураеп калган. Әле моннан тыш ул чорларда чишмәгә бару юлларын да алар күмәк көч белән төзекләндереп, аның тирәләрен яңартканнар, дүрт почмаклы матур йорт төзеп куйганнар. Авыл зиратын чиста, тәртиптә тоту кебек изге эшне бүген Котдус абыйның улы Илшатның күңелен биреп дәвам иттерүе куанычлы хәл.
Чөнки биредә читтән кайтучылар һәм авыл кешеләре өчен бөтен кирәкле, уңай шартлар булдырылган. Авыл зиратына килү юлларына вак таш түшәлгән. Зиратта җир казу өчен эш кораллары, җиһазлар саклау бүлмәләре ясаганнар. Кыш айларында кабер казырга килүчеләр өчен җылыну урыннары булдырылуында да менә шундый кайгыртучан, булдыклы егетләрнең көндәлек изге эшләре ярылып ята.
Бер уйлаганда, аның менә шулай үз ирке белән тулысынча диярлек җәмәгать эшенә алынуы бүгенгесе көнне зур батырлыкка тиң күренеш. Авылларда аның кебек изге күңелле, эш сөючән, тырыш һәм булсын, дип күңел биреп тырышып йөрүче егетләребез күбрәк булсын иде, диясе генә килә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia