Балык Бистәсе яңалыклары

"Авыл офыклары" газетасы - Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Авыл һәм кеше

Балык Бистәсенең "Май чабу" бәйрәмендә иң кыюлар һәм иң җитезләр конкурсларда катнашып бүләк алдылар

Элеккеге район мәдәният йорты каршында "Май чабу" бәйрәме булып узды. Тамашаны мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Надежда Фомина алып барды.

Чарага балыкбистәлеләр күпләп җыелган иде. Тантананы район башлыгы Илһам Валеев ачып җибәрде. Барысын да бәйрәм белән котлады. "Калинушка" ветераннар хоры, "Россияночка" ансамбле күңелле җырлары белән бәйрәмгә ямь өстәп тордылар. Балыкбистәлеләрне котларга дип Казаннан АЗС "Найкоп" җитәкчесе Азат Багаутдинов та килгән иде. Әлеге компания район үзәгендә бер ел элек эшли башлаган.
Биредә төрле конкурслар да оештырдылар. Маникин белән йөгерү, утын кисү, чанада шуу кебекләре иң мавыктыргычлардан булгандыр.
Гөлназ Зарипова.

Гөлназ Зарипова һәм Светлана Кутлина фотолары
















Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев