Шушы көннәрдә Чулман елгасы буенда "Авыл көне" үткәрелде.
Бәйрәмгә яше-карты, бала-чагасы килгән иде. Мәйданнан читтәрәк балалар иҗат үзәге хезмәткәрләре тарафыннан балалар өчен уеннар оештырылды.
Тамаша "Без бергә" җәмәгать хәрәкәте гимны белән башланып китте. Район башлыгы Илһам Валеев райондашларны соңгы вакытта булган үзгәрешләр, төзелешләр белән таныштырды. Шуннан соң республикабызның бүләкләренә ия булучыларны һәм "Иң яхшы территория" конкурсында җиңүчеләрне тәбрикләде. Балык Бистәсе районы судьясы Әлфия Минәхмәтованы «Татарстан Республикасының атказанган юристы» исеме бирелү уңеннан хөрмәтләделәр.
"Иң яхшы территория" конкурсының җиңүчеләре дүртәү иде.
"Учреждение" номинациясе җиңүчесе - балалар сәнгать мәктәбе, "Шәхси предприятие" номинантына "Слобода" кафесы ия булды.
"Күп фатирлы йорт" номинациясе буенча Совет урамындагы 39 номерлы йорт җиңү яулады.
"Шәхси йорт" номинациясендә Меркушев урамы 12 номерлы йортта яшәүче Илсур Вәлиевны билгеләделәр.
Бу бәйрәм көнне язылышкан Хөснетдинов гаиләсе дә бирегә чакырылган иде. Аларны котлап бүләк тапшырдылар. Бәйрәм күңелле концерт номерлары белән дәвам итте. Соңыннан район халкы салют ату тамашасын карадылар.
Гөлназ Зарипова.
Автор фотолары.
Нет комментариев