Татарстан Республикасында "Жилой фонд" программасы эшләвен дәвам итә.
Кыскача әйткәндә, күп фатирлы йортларны капиталь төзекләндерү ул. Ел башланды гына, ә Камил Шәрифуллин җитәкчелегендәге районның "Радуга" төзелеш бригадасы инде башкарылган эшләренә отчет бирә. Үткән видеоконференцияләрдә дә безнең районны уңай яктан гына телгә алдылар. Төзелеш бригадасының хезмәт нәтиҗәсе ел ахырында гына көтелсә дә, алар тырышлыклары белән безне гаҗәпләндерүдән туктамыйлар.
2016 елда Татарстанда күп фатирлы йортларны капиталь төзекләндерү өчен 4,7 млрд. сум акча финансланган. Бу хакта пресс - конференция материалларында Татарстан Республикасының төзелеш, архитектура һәм ЖКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов җиткергән иде. Бу программага 42 муниципалитетның 5,9 млн.кв. метр мәйданда 999 йорты керә. 240 мең кеше торак шартларын яхшырта.
Күп фатирлы йортларның капиталь ремонт системасы нәрсә ул? Безнең районда ничә күп фатирлы йорт бар? Нинди бригадалар эшләделәр?
Әнә шундый сораулар белән Балык Бистәсе муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Данис Низамовка мөрәҗәгать иттем.
-Төп Закон Россия Федерациясе Торак кодексына нигезләп Татарстан Республикасы биләмәләрендәге күп фатирлы йортларны капиталь төзекләндерүгә юнәлтелгән. Бу программа дүрт елга исәпләнгән. Әлеге дүрт ел эчендә 62 йортның 61е ремонтланды. Бу эш хөкүмәт күчергән финанс чарасына бушлай башкарыла. Күптән түгел генә күп фатирлы ике торак йорт ремонтланды (Октябрь урамы, 35нче йорт, 60 лет Октября урамы). Безнең районда капиталь ремонт өчен 160 млн. сум акча тотылды. Бу елдан башлап фасадларын эшләү өчен күпфатирлы йортларда кабат төзекләндерү эшләре алып барачакбыз. Күпчелек ремонт эшләрен Камил Шәрифуллин җитәкчелегендәге ООО "Радуга" бригадасы башкарды.
-Данис Әнәсович, йортларга капиталь ремонт нинди критерийларга карап билгеләнә? Аны комиссияме, әллә йортта яшәүчеләрнең гаризалары нигезендә хәл итәләрме? Төзелеш компанияләрен ничек сайлыйсыз?
-Берничә кешедән торган комиссия төзелә. Алар йортка капиталь ремонт үткәрергә кирәклеген ачыклыйлар. Анда нинди эшләр башкарылуы турында исемлек төзелә. Төзелеш бригадаларын сайлау өчен тендер үткәрәбез.
-Өч ел дәвамында әлеге йортларда яшәүчеләр белән проблемалар килеп туганы юкмы?
- Башка барлык районнардагы кебек үк проблемалар булгалый. Торак коммуналь хезмәтләр өчен вакытында түләсеннәр иде. Әгәр бирәчәкләре 3000 сумнан артып китә икән, компания судка мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр була. Ул вакытта 3000 сум урынына 8000 сум түләргә тиеш булалар.
Ремонт эшләреннән канәгать калганнармы, юкмы икәнлекләрен белү өчен мин бу йортларда яшәүчеләр белән аралаштым.
Илсөяр Кадырова, Октябрьск урамы, 35 нче йортта яшәүче:
-Ремонтны сыйфатлы итеп үткәрделәр. Түбәдән су үтә иде, ремонтлаганнан соң туктады. Без төзүчеләргә бик рәхмәтлебез.
Дмитрий Клюев, Октябрьнең 60 еллыгы урамы, 65 нче йортта яшәүче:
-Намус белән башкардылар. Һәр көн аларның эшләгәннәрен күзәттем. Миңа аларның эшләре бик ошады. Хезмәткәрләргә рәхмәт белдерәсем килә.
Кешеләрнең фикерләре бертөрле. Ремонт эшләре сыйфатлы, яхшы башкарылган. Күпйортлы фатирда яшәүчеләр канәгать калганнар. Бу иң кирәклесе!
Алия Хәбибуллина.
Нет комментариев