Балык Бистәсе районында олы юлларның 86 процентына асфальт-бетон катламы түшәлгән
Бүгенге көндә район буенча гомум олы юлларның озынлыгы 239 килметр тәшкил итә. Шуның 205 килметрына инде асфальт- бетон катламы түшәлгән.
Инде кайбер авылларга Казан- Чаллы, Оренбург трассасы аша да, ягьни ике яклап асфальт юллардан кереп була. Узган ел Тулуш-Ырга авыллары да шәп юллы булдылар. Быел чирмешәнлеләр асфальт юлга өмет итә алалар.Инде биредә юлчылар әзерлек эшләрен башлап җибәрделәр.Кыскасы, якын елларда райондагы калган 32 километр юлны да асфальт юллар алыштырыр дигән өмет бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев