Балык бистәсе районында котыру авыруы икенче очрагы теркәлергә мөмкин
Муниципаль район башкарма комитеты каршында эшләүче санитар-эпидемиологик комиссия зур борчылу белән хәбәр итә.
Февраль ае уртасында Мам.Каз.Чаллы авылында яшәүче берәүнең эте төлкене буып үтергән.
"Кош-корт аучысы"н хәзер республика үзәк лабораториясенә җибәргәннәр.
Анда котыру авыруы булырга мөмкин, диләр белгечләр. Анализ нәтиҗәләре расланса, районыбызда бу икенче котыру авыруы очрагы күпләрдә борчу тудыра.
Фото: http://andid.moy.su
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев