Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Авыл һәм кеше

Балык Бистәсе районы Масловка авылында яшәүче Анна Евгеньевна Клементьевага 90 яшь тулды-Фотолар

Аңа олы юбилее уңаеннан муниципаль район башлыгы урынбасары Илнур Ибраһимов белән халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Айгөл Вафина Россия Федерациясе Президентының котлавын һәм район башлыгының махсус бүләген тапшырып җылы котлауларын җиткерделәр.

Юбилярны шулай ук Масловка авыл җирлеге башлыгы Анотолий Егоров белән мәктәп укучылары да тәбрикләде.
Илебездә Бөек Ватан сугышы башланганда аңа 16 яшьтә тулмаган була. Фронтка киткән ирләр урынына яшьүсмерләрне әзерли башлыйлар. Яңа гына мәктәпнең 7 нче сыйныфын тәмамлаган егет һәм кызларны Балык Бистәсе МТСы кыска вакытлы тракторчылар әзерләү курсына укырга җибәрәләр. Шулай итеп Анна Клементьева да тракторчы һөнәрен үзләштерә. Бер елдан соң аны кабат курсларда укытып, аңа чылбырлы трактор тапшыралар. Яшьләр Бөек Җиңү хакына ял-бәйрәмнәрне күрмичә җир эшкәртәләр, чәчү чәчәләр. Алар үз авыллары белән генә чикләнмичә, күрше Олы Елга, Рус Әшнәге, Олы Әшнәк тирәләрендәге кырларны да сыйфатлы итеп эшкәртәләр. Анна Клементьевага илдә Бөек Ватан сугышы тәмамланганчы биш ел дәвамында куатле "корыч айгыр" иярләргә туры килә. Ә инде сугыш тәмамлангач авылга берәм-берәм фронтовиклар кайта башлыйлар. Күршедә генә үскән егет Дмитрий да бик нык яраланып туган ягына кайтып төшә. Ул авыр сугыш елларында сапер-разведчик буларак зур батырлыклар кыла, күп кенә сугышчан дәүләт бүләкләргә ия була. Сәламәтлеген ныгыта төшүгә ул җиң сызганып эшкә керешә. Шул вакытларда күрше тракторчы кыз Анна белән гаилә корып җибәрә. Әле шуннан соң Анна ирләр белән беррәттән хезмәт куя. Урып-җыю чорында әле Дмитрий белән бергәләшеп комбайнда да эшләп алалар. Шуннан соң Анна Клементьева ике елдан артык көпчәкле тракторда хезмәт куя.
Масловка авылында бу гаиләне һәркем хөрмәтли. Алар авылда күпләрне сокландырырлык итеп тигез, матур тормышта биш бала тәрбияләп үстерәләр. Бүгенге көндә 29 онык-оныкчылары бар. Күп бала анасы Анна Евгеньевна соңрак хуҗалыкта төрле эшләрдә хезмәт куя. Ире Дмитрий Иванович та җаваплы тармакларда эшли.
Тулырак язманы газетадн укый аласыз.
Идрис Аметов.
Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: авылда