Балык Бистәсе районы Котлы Бөкәш авылында яңгыр боткасы ясадылар
Озак вакыт яңгыр яумый тору гомерлек игенчелек, терлекчелек белән шөгылләнгән авыл кешесен борчуга салды: игеннәр, бәрәңгеләр, кырлар саргайды.
Элек, без бәләкәй чакларда авыл буйлап тракторга шаң тагып, өйдән- өйгә кереп су сибеп йөри торган идек. Бик күңелле була торган иде.Без шуңа күрә әби- бабайлардан калган йоланы яңарту максатыннан "Яңгыр боткасы" ясарга булдык.Аллаһы тәгаләдән сорап догалар укыдык.Балалар белән чиләкләр алдык та түбән очта су сибер йөрдек. Өлкән яшьтә булуына карамастан әниебез дә шланга тотып су сиптерергә урамга чыкты.Бу күренеш минем бала вакытымны хәтерләтте. Балалар, теләгән-сораганнар әкияттә генә чынга аша дип торабыз, чынлыкта да була икән. Аллаһы тәгалә сораганыбызны, теләгебезне ишетте, икенче көнне үк матур гына, дымык кына яңгыр яуды. Сабыйларның теләгәне юш килгәндер.Без Аллаһы тәгаләгә чиксез рәхмәтлебез, безгә хәвеф-хәтәрләрсез, шифалы яңгыр яудырганы өчен.
Рузида Гатауллина.
Котлы Бөкәш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев