«Балтач безнең күңелләрдә», ди ут-күршеләр
Узган шимбәдә Балтач авылы мәдәният йортында Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан күрше Ямаш авылында туып үскән һәвәскәрләр «Бер күрешү–үзе бер гомер» концерт тамашасы белән чыгыш ясадылар.
Моның өчен алар Яр Чаллы, Казан, Балык Бистәсеннән кайтып көндезен репетиция ясадылар. Аларның күбесе Балтач урта мәктәбен тәмамлаучылар. Шунлыктан мәктәпнең яңа бинасы, анда урнашкан музейлар белән танышу максатында анда да булдылар. Алар белән мәктәп директоры Нияз Гарипов үзе таныштырды.
Концерт Бөек Ватан сугышында, илебездән читтә булган конфликтларда, махсус хәрби операциядә һәлак булучыларның истәлегенә бер минутлык тынлык белән башланды. Экранда бер-бер артлы сугышта катнашучыларның фотосурәтләре күрсәтелде, ирләр башкаруында фронтовик шагыйрь Мостафа Ногман сүзләренә язылган «Каеннар шаулый» җыры яңгырады. Аннан Салават Гарипов тарафыннан Рәсүл Вафин һәм Камил Шакировка багышлап ясалган видеоролик күрсәтелде. Нияз Гарипов мобилизацияләнүчеләрнең рәсми булмаган гимны –«Киек каз юлы» исемле җырны башкарды, ул шулай ук әлеге чараның тавыш операторы вазыйфасын да үтәде.
Дәвамын «Авыл офыклары» газета битләрендә укый аласыз
Автор Нияз Шәйдуллин
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia