Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Авыл һәм кеше

Гәрәевләрнең исеме коллектив тарихында тирән эз калдырачагына шик юк

Ишле гаиләдә үскән һәр бала әти-әнисе үрнәгендә катлаулы тормыш юлында сокландыргыч гомер кичерә.

Районыбыз горурлыгы булган икмәк кабул итү предприятиесендә утыз елдан артык хезмәт куючы Исрафил Гәрәевне биредә  коллектив мактаулысы буларак хөрмәтлиләр. Районыбызның Югары Тегермәнлек авылында тәрбияләнгән малай, мөгаен, киләчәген район үзәгендәге эре предприятиедә хезмәт куярмын, дип башына да китермәгәндер. Чөнки, мәктәпне тәмамлагач ул сугыш инвалиды, фронтовик әтисе эшен дәвам иттерү ниятеннән Корноухово авылындагы уку йортында укып тракторчы-машинист документы алып   хезмәт юлын колхозда башлап җибәрә. Әмма,  озак эшләргә туры килми, аны хәрби хезмәткә чакыралар. Үзенең гражданлык бурычын үтәп кайткач әти-әнисе янында әле тагын өч кыз белән бер малай булганга ул район үзәгендә төпләнә. Үз гаиләсен корып җибәргәннән соң күптәнге гадәт буенча хезмәткәрләрен торак урыны белән тәэмин итүләрен истә тотып төзелеш оешмасы- МСО га (хуҗалыкара төзелеш оешмасы) эшкә килә. Аны тракторчы итеп кабул итәләр һәм ул монда  өзлексез унбиш елга якын хезмәт куя.

Бәлки әле бүгенгәчә шунда эшләр иде, тик төзелеш оешмасы яшәүдән туктагач ул эшен икмәк кабул итү предприятиесендә дәвам иттерә. Беренче көннән   үзенә йөкләнгәнне тырышып башкара. Монда эшләүчеләргә кадер-хөрмәт зур булуын күреп,  тормыш иптәше Резидәсен дә  үзе янына эшкә чакыра. Бер-берсенә терәк булып алар шактый вакыт хезмәт куялар.  Ә инде вакыты килеп җиткәч барысы да   хөрмәтләп хатынын лаеклы ялга озаткач, аның урынына алмашка коллективка улы Рисхәт килеп әти-әнисе үрнәгендә эшен дәвам иттерә. Ул шактый вакыт инде биредә автотранспортчы хезмәтен  башкара. Бүген аны тәҗрибәле автотранспортчы буларак  җитәкчеләре дә  мактап телгә алалар. Чөнки, әтисе кебек егет тә үзенә йөкләнгәнне  үз вакытында башкара. Моңа мисаллар китереп аптырап утырасы юк. Аның кул астында булган куәтле «КамАЗ» автомашинасы тәүлекнең теләсә кайсы вакытында ерак һәм җаваплы рейсларга чыгып китәргә әзер. “Алма агачыннан ерак төшми,” дип нәкъ менә аның кебек уңган-булган, җитез егетләрне күз уңында тотып әйтәләр инде. Гомумән, Гәрәевләрнең исеме коллектив тарихында тирән эз калдырачагына шик юк.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса