Балык Бистәсе яңалыклары

"Авыл офыклары" газетасы - Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Авыл һәм кеше

Мәймүнә Садриева: «Алма кебек яшь, матур чагыбыз авыр хезмәттә үтте»

Әниебез Мәймүнә Шәрәфетдин кызы Садриева 1935 нче елның 31 нче мартында Кече Укмас авылында дөньяга килә.

Күк төсендәге зәп-зәңгәр күзле, тапкыр телле, чая бу кызчык тормыш сукмагының дөнья тарихында иң дәһшәтле, канкойгыч вакыйгалар белән үрелеп барачагын күз алдына китерде микән?!

Бөек Ватан сугышы башланганда әниебезгә нибары 6 яшь кенә була. Әтисе Шәрәфетдин бабай сугышның беренче көннәреннән үк фронтка китә. Әниләре Мәргүбә әби дүрт нарасыена бердәнбер сыеныч булып кала. Әни олы бала буларак, бу авырлыкларның  бер өлешен үз җилкәсенә ала.  Алты яшендә аңа балалыктан чыгып олы тормышка күчәргә туры килә. Кайгы үзе генә килми дип белми әйтмәгәннәрдер. Ниндидер чир чыгып аларның бөтен маллары кырылып бетә. Ишле гаиләне сөт ризыклары белән туендыручы сыерлары да үлә, сарык-бәрәннәре, хәтта тавыклары да юкка чыга.
-Үзебез дә көч-хәл белән очын-очка ялгап көн күрдек. Ашарга юк, абзарга йозак эленде, әни көн-төн эштә. Аңа карап хөкүмәт салымнардан арындырмады. Үзебез айлар буе авызга да кабып карамаган йомыркаларны хөкүмәткә салымга тапшыра идек, - дип искә ала әни ул елларны. Кача-кача кырдан черек бәрәңге җыйганнарын да ачык хәтерли. Әби аларны кычыткан, кызыл чөгендер яфраклары белән бутап пешереп ашаткан. Ул вакытларда авыл башындагы су тегермәнендә алабутадан он тарттырганнар. Мичкә кырык көлтә салам ягып ипи пешергәннәр. Шул авыр елларда ул әнисенә ияреп колхоз эшенә йөргән, энеләрен-сеңелләрен тәрбияләргә ярдәм иткән. Күрше урыс авылына барып анда бакча эшләрендә булышкан. Эш хакы итеп аларга бәрәңге симәнәсе, ашарларына ризык биргәннәр.
Сугыштан әтиләре исән-сау кайта алган. Гаилә өчен моннан да зур шатлык булмаган. Ләкин сугышның дәһшәтле еллары алар гаиләсендә үзенең хәсрәтен калдыра: ачлык, кыш көннәрендә кияргә кием булмаганлыктан, энеләре Тәхәветдин үпкәсе шешеп бакыйлыкка күчә.
-Аны төрергә кәфенлегебез булмаганлыктан, әни тәрәзәдән челтәрне салдырып алды. Шулай җирләдек. Энем, “әти кайтса, ач булмабыз әле” дип, гел әтинең сугыштан кайтканын көтте. Кызганыч, әти кайтты, ә ул китеп барды, - дип күз яшьләрен сөртә әни.
Ул мәктәптә җиде генә сыйныф тәмамлый. Аннан колхозда эшли башлый. 1955-1956 елларда 20 яшендә Мәскәү өлкәсенә торф әзерләү эшенә китә.
-Алма кебек яшь, матур чагыбыз авыр хезмәттә үтте. Торфны көрәк белән казый идек. Аның өчен башта өске кат җирне алып, территорияне агач ботакларыннан арындырабыз, аннан соң юеш торфны кисәкләргә бүлеп киптерәбез. Авыр эштән соң баракка кайтып мендәргә башны тидерүгә ничек йокыга киткәнне сизми дә идек, - ди ул.
1959 елда Фәхретдин әти белән гаилә корып җибәрәләр, иңне-иңгә куеп 61 ел дус-тату яши алар. Бер-бер артлы туган биш балага төпле тәрбия, белем бирәләр. Әмма әнигә язмыш тагын бер сынау бирә – буй җиткән ике улын җир куенына иңдергән ана ул.
-Үзеңнән алда балаларыңны озатырга язмасын икән. Үземә дип әзерләгән кәфенлекләремә улларымны төрергә туры килде. Моннан да олы кайгы юк, -ди ул.
Шулай да ул тормышта бары тик уңай якларны гына күрергә тырышты. 91 яшенә җитеп, зур авырлыклар аша үтсә дә юмор хисен югалтмады. Ул әле дә шаян такмаклар уйлап чыгарып тирә-юньдәгеләрне елмайта. Колагы начар ишетсә дә, күзләре яхшы күрә. Газета-журналлар укып дөнья хәлләрен белеп тора. Тапкырлау таблицасын яхшы хәтерли, математик мисаллар чишә, шигырьләр, бәетләр, такмакларны яттан сөйли.
Хәзерге вакытта әниебез өч кызы тәрбиясендә, кунактан кунакка гына йөри. Җиде оныгы, алты оныкчыгы бар. Бүгенге җитеш, мул тормышка шөкер итеп яшәгән көннәре аның.

Резидә Сабирова.
Кече Укмас авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса