Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Авыл һәм кеше

Авылның тырыш, уңган хезмәтчәннәре

Авыл җирләрендә үзара дус-тату яшәүче булдыклы, бердәм, тату гаиләләр хакында ишеткәнем бар иде.

Анатыш авыл җирлеге башлыгы Камил Җамалиев мактап телгә алган Сидоровлар белән без Шиланкага барып очраштык. Чыннан да авылга кергәч аларны озак эзләп аптырап йөрмәдек, үз йорты каршында ни беләндер мавыккан агайдан сорашкан идек, ул  бу урамда аларныкы төсле матур йорт юк, дип күрсәтеп җибәрде. Без кергәндә хуҗабикә Елена Александровна кайнанасы Нина Ивановна белән яңа килгән район газетасында дөнья күргән язмалар хакында фикерләшеп утыра иделәр. Янәшәләрендә яткан газетаның яңа санын күреп киләсе ел өчен язылулары хакында да   кызыксынган идем. 
“Бәяләре күтәрелгәнлектән язылмаска да уйлаган идек. Хат ташучыбыз Наталья Афанасьевага рәхмәт, ул  язылыгыз инде, ул газета акчасына нәрсә аласың”, -   дигәч “Авыл офыклары”н кабат алдырырга булдык, диделәр.
Аларның  бер-берсенә булган җылы мөнәсәбәтләренә чын-чынлап сокланырлык. Кайбер ана белән кыз да болай бер-берсенә хөрмәт белән тату яшәмәсләр. Алар икесе дә гомерләре буена хуҗалыкта тырыш хезмәт куйганнар. Нина Ивановнага бүген 86 яшь дип әйтмәссең. Әле дә ул газетаны күзлексез укый, хәтере дә  яхшы, әтисе Иван Яковлевич Бөек Ватан сугышында батырларча һәлак булганлыктан, ул үзенең балалык рәхәтен тоймый да калган. Кечкенәдән өлкәннәр янәшәсендә бер дигән хезмәт тәрбиясе алып үскән. Иң элек гадәттәгечә бригадада эшләгән. Аннан соң аның үзенә йөкләнгәнне күңелен биреп, пөхтә-төгәл башкаруын күреп яшь бозаулар карарга куйганнар. Соңыннан бар гомерен хуҗалыкның дуңгыз фермасында киеренке хезмәттә үткәргән.   Әле дә элеккеге хезмәттәшләрен, колхоз җитәкчеләрен зур хөрмәт һәм рәхмәт сүзләре белән искә ала. Иң әһәмиятлесе, балалары да аның үзе кебек эшкә батырлар, барысы да булдыклылар. Улы Владимир  Сидоров уңган-булган механизатор. Ул әле дә Трой Урай авылының мактаулы фермеры Рүзәл Габитов хуҗалыгында тырыш хезмәт куя. Ә аның тормыш иптәше Елена  гомере буена туган авылыннан аерылмаган. Иң элек озак еллар дәвамында авылда көнкүреш хезмәте күрсәтү пунктында тегүче, чәч алучы хезмәтләрен башкарган. Аннан соң фермада сыер сауган, маллар караган, аннан соң    хисапчы хезмәтенә күчергәннәр үзен. Әлбәттә, авыл җирендә яшәгәч, алар да гомерләре буена абзар тутырып терлекләр асраганнар. Өч сыерлары, атлары, дистәдән артык сарык-дуңгызлары булган. Ә соңгы елларда Елена Александровнаның сәламәтлеге какшап киткәнлектән күп итеп кош-кортлар үрчетүгә күчкәннәр.  Алар менә шундый күркәм тормышта, үрнәк гаиләдә ике бала тәрбияләп үстергәннәр. Уллары  шәһәрдә, кызлары гаиләләре белән район үзәгендә гомер кичерә. Бүгенгесе көнне Сидоровларның дүрт оныклары бар. Үз сүзләре белән әйткәндә менә шундый бай, җитеш тормышта гомер итүләренә сөенеп яшиләр алар.


Автор Галим Аман

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса