Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл һәм кеше

Александр Фалин әтисенең эшен лаеклы дәвам итә

Бүгенге тормышыбызда әти-әнисе хезмәтен уңышлы төстә дәвам иттерүче осталарны һәр тармакта да күпләп очратырга мөмкин.

 Ә без исә, көндәлек яшәешебездә бүген сирәк очраган һәм кызганычка каршы инде бөтенләй юкка чыгып, онытылып бара торган һөнәр иясе белән таныштырырга булдык. Чыннан да, итекче һөнәренә ия булучылар бүген  бармак белән санарлык кына калып бара. Сүзем районыбызның атказанган итекчесе һәм читекчесе Александр Фалин турында. Район остасы  бүгенгесе көнне бу хезмәт халкыбыз өчен бик кирәкле, актуаль булып калуын белдерә. Чөнки бүгенгесе көнне аңа мөрәҗәгать итүчеләр саны кимеми.  
Бу сирәк очрый торган һөнәр серләре белән ул үсмер елларыннан бирле таныш. Район үзәгенә терәлеп торган Анатыш авылында туып үскән малай 15 яшендә урта мәктәпне тәмамлап әтисе Сергей Емельяновичка булыша башлый. Әтисе исә биредә Бөек Ватан сугышыннан, дөресрәге Сталинград фронтыннан каты яраланып кайткач күңелен биреп үзенең хезмәт юлын биредә дәвам иттерә. Үз йомышлары белән килүче олысын-кечесен ул һәрвакыт ачык йөз, тәмле тел  белән каршы ала. Бу сугыш ветеранын райондашларыбыз да бик тиз үз итеп өлгерә. «Күпләрнең юк йомышын бар итеп янына кереп аннан юмор хисләре белән сугарылган фронт хәлләре, көндәлек тормыш яңалыкларын бирелеп тыңлаулары әле дә күз алдымда. Әнә шулай бик күпләрне үз авызына карата торганнардан иде ул.  Ә эше аның бер кайчан да бетеп тормады. Заказлар күп булганлыктан  алып килгән аяк киемнәрен төзекләндерүен  күпләргә атналар буе көтеп торырга туры килгәләде. Ә инде вак төяк кимчелекне шул минутта ук төзәтеп бирә иде. Башкарган эше һәр вакыт сыйфатлы һәм чыдамлы булды. Аның беркайчан да, берәүне дә кире борганы булмады,  - ди  Александр.

 

Дәвамын " Авыл офыклары" газетасы битләрендә укый аласыз.

Автор Гали Аман.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса