Аларга эшсезлек янамый, эш куркытмый
Балыклы Чүкәй авылыннан Әгъзәмовларны районда гына түгел, республикабыз башкаласында да күпләр яхшы белә.
Аларның килүләрен һәрчак түземсезлек белән көтеп ала шәһәрләр. Менә дистә елдан артык инде Айрат тормыш иптәше Гөлшат белән казанлыларны экологик яктан чиста булган сыйфатлы сөт продкутлары белән тәэмин итәләр. Әтисе Хикмәтулла абзый гомере буена хуҗалыкның алдынгы тракторчысы буларак макталган.
Хәер, тормыш иптәше Хәтирә апа да сабыр, киң күңелле, эшчән булуы белән хөрмәтләнгән. Бу асыл сыйфатларның балаларында да чагылыш табуы сөенечле хәл. Соңгы вакытларда Айрат шәхси КамАзы белән йөк ташу эшендә. Хуҗалыкларында абзар тутырып терлекләр асрыйлар.
Тормыш иптәше Гөлшат та үзе төсле тик утыра торганнардан түгел. Мәктәптә математика укыткан, хуҗалыкта күп кенә җаваплы эшләр башкарган. Ә бүген ул үз хуҗалыгында сөт эшкәртеп, каймак, катык, эремчек, атлан май әзерләп шәһәр кешеләренә озату белән мәшгуль.
Шәхси хуҗалыгында җитештерелгән сөтне элеккеге еллардагы төсле үтемле бәядән җыйсалар, бәлки алар болай азапланып шәһәр юлын таптамаслар иде. Һәр атнаның билгеле бер вакытында иртә таңнан олы юлга чыгып китү җиңел эш түгел билгеле. Әмма нихәл итәсең, базарның үз таләпләре бар шул. Яхшы сыйфатлы товарың булса, алырга теләүчеләр табыла.
Тулырак язманы газетабыздан укый аласыз.
Идрис Аметов.
Автор фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев