Алар хезмәтен халык бәяли
Югары Тегермәнлек авылында яшәүче бертуган Шәриповлар авыл тормышында игелекле гамәлләр кылалар Мәкаләмне иң элек мәгълүм җырдагыча “Без- авыл кешеләре” дип исемләргә уйлаган идем.
Әмма әлеге геройларымның Югары Тегермәнлек авылы кешеләре дип җан атып йөрүләре бу уемнан кире кайтарырга этәрде. Сүзем, авылдашларымның хөрмәтле затлары Фәнис белән Рәмзис Шәриповлар хакында булыр. Алар авылыбыз хөрмәтлеләре Вәгыйз абый белән Шәмселбәнат никахыннан дөнья күргән бер туган ир балалар. Шуларга өстәп Фәния, Фәридә, Рәмзия исемле кыз туганнарын да исәпкә алсак бүгенге көн өчен бик ишле гаилә килеп чыга. Ир-егетләр авылда урта мәктәпне тәмамлагач район үзәгендәге һөнәри уку йортына кереп техника белән идарә итү, иген үстерү серләренә өйрәнәләр. Фәридә белән Рәмзия үз гаиләләре белән авылдан читтә яшиләр. Олы кыз туганнары Фәния төп нигездә гомер итүче энесе Рәмзис һәм башка чыккан Фәниснең гаилә хәлләре көйле баруына сөенеп, алар белән җылы аралашып үз туган авылында гомер кичерә. Язмам нигездә ир туганнар хакында булыр. Чөнки, авыл өчен, халкым өчен, киң җәмәгатьчелек өчен, дип тырыш хезмәт куючы Шәриповлар исемен газетабыз битләрендә телгә алуга лаеклы дип саныйм.
Тулырак «Авыл офыклары» газета битләрендә укый аласыз
Рафыйк Гәрәев.
Югары Тегермәнлек авылы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia