Алар иминлек сагында
Алар иминлек сагында
Мин бу егетләр белән очрашкан саен аларның шундый оптимист рухлы булуларына сокланып кайтам. Хезмәтләре катлаулы, җаваплы булса да алар бервакытта да күңел төшенкелегенә бирелеп уфтанып утырмыйлар. Бар көчләрен бергә туплап, бердәм булып алга атлыйлар. Коллектив кечкенә булса да анда профессиональ яктан бик тә көчле, тәҗрибәле егетләр эшли. Кирәк чакта кырыс та, кирәк икән уен-көлкеле дә була беләләр. Бу юлы да алар мине бик җылы каршыладылар. Бергә җыелып беткәч район ЮХИДИ бүлеге начальнигы, полиция майоры Айрат Исмәгыйлов үз кул астында эшләүче хезмәткәрләренә мактау һәм рәхмәт сүзләре җиткерде. Әңгәмәбезне өлкән лейтенант Илназ Шиһапов кызыклы бер хәлне искә алып башлады.
- Шулай бервакыт төнлә белән рейдта эштә кизү торам. Яныма бер машина килеп туктады. Аннан бер салмыш ир-ат төште. “Иптәш инспектор, мин эчтем, минем правамны алыгыз”, ди. Соңыннан гына билгеле булды, алар тормыш иптәше белән ул кичне нык талашканнар булганнар һәм ул шуңа күрә ЮХИДИ хезмәткәрләренә үзе килеп мөрәҗәгать иткән. Ләкин кичә кылган гамәле өчен иртәгесе көнне үкенсә дә, соң була. Штраф салынган, машина йөртү таныклыгы алынган.
Илназның хезмәт юлында моңа охшаш кызыклы хәлләр күп булган. Ул бу өлкәдә 2008 елдан бирле эшли.
- Кайсы авылларда юл йөрү кагыйдәләрен күбрәк бозалар соң?—дигән сорауга, өлкән лейтенант Ришат Фәттахов җавап бирде.
- Балык Бистәсенең Котлы Бөкәш һәм Олы Елга авыл халкы өчен иминлек каешы да, балалар коляскасы да юк. Страховка чыкканын да күбесе без әйткәч беләләр. Кәеф-сафа корып алганнан соң да алар машина руле артына утырып кайтуны кагыйдә бозуга исәпләмиләр. Без бит үзебез өчен әйтмибез, аларның иминлеген кайгыртып искәртәбез. Чөнки һәрбер кешене өендә якыннары көтә. Шуны аңласалар иде,--ди Ришат.
Узган елгы әңгәмәбез барышында өлкән лейтенант Руслан Хәмәтвәлиев Корноухово зонасында тәртип бозучылар шактый күп дип сөйләгән иде. “Быел анда хәлләр ничек соң?”, дигән сорауны Русланга бирдек.
- Традициягә тугры калып авылларга еш чыгабыз. Узган ел белән чагыштырганда быел авыл җирлегендә андый куркыныч юл фаҗигаләре булмады. Әмма машина йөртү таныклыгы булмау, исерек килеш руль артына утырулар – сирәк булса да очраштыргалый. Мин ышанам, алга таба анысы да кимү ягына барыр. Корноухово зонасына килгәндә, хәзер тәртип буенча беренче урында булмасалар да, ситуация уңай якка үзгәрде. Чөнки яңа җитәкче килгәннән бирле без машина йөртүчеләр һәм җәяүлеләр белән дә профилактик чаралар еш уздырабыз. Аңлаган кеше үз гомерен куркыныч астына куймас, юл йөрү кагыйдәләрен бозар дип уйламыйм,--ди ул.
Ходай да бит, сакланганны саклармын, дигән. Шуңа күрә исән-сау өйгә кайтып керү дә үзебезнең кулларда. Узган ел районыбыз ЮХИДИ бүлегенә яңа хезмәткәр кайта дип язган идек. Ниһаять быел яшь инспектор белән күрешү бәхете елмайды. Минем каршымда лейтенант Илфак Мөхәммәтҗанов.
- Илфак, бу өлкәгә сине эшкә килергә нәрсә этәрде? Коллектив сине ничек каршы алды?
- Мин кечкенәдән килгән хыялыма ирештем. Мәктәпне тәмамлагач юристлыкка укып белем алдым, аннан армия сафларына барып кайттым һәм монда эшкә килдем. Эшнең авырлыгын күрмим, чөнки коллектив бердәм, белмәгәнне өйрәттеләр, авырыксынып тормадылар. Бу эштә сабыр һәм түзем булырга кирәк. Коллективтагы барлык хезмәткәрләргә мине үз итеп кабул иткәннәре өчен рәхмәтләремне җиткерәм.
Әңгәмәбез ахырында район ЮХИДИ начальнигы, полиция майоры Айрат Ринатович эшләгән эшләренә нәтиҗә ясап болай диде:
- Аварияләр узган елга караганда артыграк булса да, юл фаҗигасендә һәлак булучылар саны кимеде. Боларны булдырмый калырга да мөмкин булыр иде. Моның өчен юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәргә генә кирәк ләбаса. Юлларыбыз яхшы, машина йөртүчеләр өчен уңай шартлар тудырылган. Без ышанабыз, киләчәктә юл фаҗигаләре очраклары кимер, чөнки Руслан әйтеп үткәнчә, моның буенча күп кенә профилактик чаралар балалар бакчасында, мәктәпләрдә еш уздырыла. Бу чаралар киләчәктә дә дәвам итәр. Иң мөһиме, сау-сәламәт булыйк.
Әйе, бу сүзләрдә тирән мәгънә ята. Чөнки сәламәт булган очракта гына без дөньяның матурлыгын күреп, юлларда имин йөри алабыз.
Гөлчәчәк Газизова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia