Алар безгә үрнәк булды
Һәр елның язында Бөек Җиңү көннәрендә, без барчабыз да бу көнне якынайтуда үзләрен аямыйча нык көрәшкән Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәм тыл хезмәтчәннәренә бурычлыбыз.
Күп еллар буе тупланып килгән легендар укытучылар коллективында белем-тәрбия алуыбызга без чиксез рәхмәтлебез. Олы Әшнәк сигезьеллык мәктәбенең директоры Габдулла Сибгат улы Сибгатуллин иде безнең чорда. Һәр яктан безнең өчен үрнәк таләпчән мөгаллим булды. Чын тәрбиячебез - Ишмөхәммәтов Гомәр абыебыз иде. Физик-хезмәт тәрбиячебез, чын патриотик яктан күп кырлы белем бирүчебез Гарипов Нәҗип абыебыз иде.
Сызым серләрен аңлату, рәсем ясарга өйрәтүдә Шиһапов Габдулла абыйга тиңнәр булмагандыр. Физика фәненең асылына Асия апа Ишмөхәммәтова төшендерде. Рус, татар әдәбиятларын Габдулхак абый Мифтахов, класс җитәкчебез Зәйтүнә Баһаветдинова укытты, Галия апа Гарипова бөтендөнья географиясен өйрәтте.
Дәвамын «Авыл офыклары» газета битләрендә укый аласыз
Автор Малик Нәҗимов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia