Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл һәм кеше

Айдар Фәйзерахманов: «Бер яхшы эш мең яхшы сүздән артык»

Һәр җирдә, һәр эштә башлап йөрүчеләр була. Уйлаган гамәлнең уңышлы барып чыгуы, аларның тәҗрибәсенә, кешеләр белән булган мөгамәләсенә зур дәрәҗәдә бәйледер мөгаен.

 Мәрхүмнәребез урын алган соңгы җирләре, зиратларда да тәртип урнаштыруга зур әһәмият бирелә соңгы елларда. Мәсәлән, Балык Бистәсе зиратында да күләмле эшләр башкарылган. Биредә якыннарының соңгы урыннарын кайгыртып килүчеләр өчен шартлар булдырырга тырышалар. Утырткан чәчәкләргә су сибәргә лейкалар, бәләкәй тырмалар һәм башка инвентарь куелган. Зур күләмле су чаны урнаштырылган. Анда суны район коммуналь хуҗалыгы машинасы белән белән әледән-әлегә китереп торалар.
- Бирегә килгән халык өчен уңайлыклар булдырырга тырышабыз. Әмма, элемтә ике яклы булсын иде. «Зиратка алып килгән әйберне кире алып кайтырга ярамый» , дигән хорафатка ышанып  чүп-чарларны урынында калдырып китүчеләр дә бар. Югыйсә капканы чыгуга ук чүп контейнерлары урнашкан. Зиратта күпмедер дәрәҗәдә тәртипне саклау, аны күзәтү өчен бер иганәче күзәтү камерасы урнаштырды. Ул кояш энергиясе кулланучы элементлар аша эшли. 
Бер елдан артыграк  инде мөселман кардәшләр мине зиратка күзәтчелек итәргә, тәртиптә тотуны оештыруны йөкләделәр.  Булдырырга тырышып йөрибез, Аллаһ ризалыгы өчен,- ди Айдар Фәйзерахманов. -Берничә ел элек мәрхүмне озатырга килдек. Ләхет алучы ир-ат мине үзенә булышырга чакырды. Анысы да бик кирәкле эш. Хәзерге көндә безне территориягә электр үткәргече сузылмавы борчый.  Әйләнә-тирә яктыртылыр иде, эш кораллары белән эшләү дә җиңеләер иде, - ди ул.

Бүген биредә инде күзгә ташланырлык үзгәрешләр бар.  Зиратның керү ягында яңа корылма эшләнгән. Аның бер өлешендә һава торышы салкын, яңгыр-буранлы булганда көтеп тору урыны, икенчесендә     киң кулланыла торган бензин һәм дизель ягулыклы генераторлар (көтү бүлмәсен җылыту өчен кулланырга исәп тоталар), башка җиһазлар урын алган. Биредә кечерәк кенә төзәтү эшләре өчен остаханә булдыру күздә тотыла. Әлеге бинаны дәвам итеп тимердән каркас корылган. Эшләнеп беткәч монда зиратта беренче корылмада сакланучы эш коралларын күчерергә исәплиләр. Әлегә  алар биредә шул кадәр тәртип, эш төрләре буенча тамга куелган килеш урнаштырылган. Түрдәрәк поликарбонатттан эшләнгән корылмага җирне каты туңудан саклау өчен көздән салам тутырыла. Районда чардуган эшләүчеләр дә бер үлчәмдә башкарырга киңәшләшкәннәр.
Эшләнгәннәр белән канәгатьләнеп,  тукталырга уйламый Айдар һәм аның дуслары. Уйларын, гамәлләрен тормышка ашырырга насыйп итсен Раббыбыз.


Юлсубино авылында әлеге вазыйфаны Равил Абдуллин башкара. Дөрес, монда башкарыла торган эшләрнең күләме кечерәк. Шуңа карамастан «олы йортка ни кирәк, кече йортка шул кирәк» дигән гыйбарә нигезендә, биредә дә тәртип сакларга тырышалар. Шулай ук көнкүреш калдыклары  контейнерлары урнаштырылган,  аңа таш юл килә. Дөрес, монысы авыл җирлеге эшчәнлеге нәтиҗәсе.
Башына зур кайгы килгән кешеләргә  әлеге затлар киңәшен дә бирә, тәртибен дә әйтә.
Әлбәттә, мондый кешеләр һәр авылда да бар. Укучыларыбыз безгә язсалар, алар белән дә газета битләрендә таныштырыр идек.

Нияз Шәйдуллин.
 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса