Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Авыл һәм кеше

Әфган ветераны яши арада

Югары Тегермәнлектә генә түгел, күрше авылларда да Рафаэль Гыймадиевны мал табибы буларак күпләр яхшы беләләр.

Үз хуҗалыкларында булган терлекләре көтмәгәндә кәефсезләнеп киткәч хуҗасы кичекмәстән Рафаэльга мөрәҗәгать итә. Мал табибы күз салып, карап чыккач дөрес диогноз кую белән дәвалау процессын башлап җибәрә. Ул утыз дүрт ел инде хуҗалыкта ветеринария хезмәтен җитәкли. Әтисе Галәметдин абзый киңәшен тотып егет 1982 елда Алабуга ветеринария   училищесында укып  фельдшер дипломы алып кайткач үзләренең терлекчелек династиясен нык көчәйтеп җибәргән.
Әле,  мөгаен, аның бу чорга кадәр Әфганстанда “кайнар ноктада” булып кайтуларын һәм еш кына хуҗалык терлекләренә профилактик чаралар үткәргәндә, сугыш кырында алган авыр тән җәрәхәтләренең үзәкне өзәрлек итеп сызлавын күпләр белмиләрдер дә. 1980 елда автомашина белән идарә итү курсларын тәмамлаган егетне хәрби хезмәткә алып махсус төркемгә билгелиләр. Ләкин кая барулары хакында әйтмиләр. Төрекмәнстан даласында 4 айлык курста укып танк тубыннан төзәүче-атучы белгечлеге алгач кына аларны Әфган җиренә кертәләр. Андагы “мәхшәр”ләр әле дә Рафаэльның   канлы бәрелешләрне сүрәтләгән кино фильм тасмаларыдагыдай күз алдында, йөрәге түрендә ачык саклана. 1981 елның апрель аенда каты яралангач бер төркем иптәшләре белән аны Ташкент шәһәре госпиталенә чыгаралар. Үзбәкстан җирендә 6 ай дәваланганнан соң  туган ягына кайтаралар. Бу вакытта аның күкрәген «Сугышчан хезмәтләре өчен»  («За боевые заслуги») дәүләт бүләге һәм күп төрле хәрби күкрәк билгеләре бизи. Рафаэль Гыймадиев өчен әфган чоры шуның белән тәмамлана.
Егетнең мәктәп елларыннан ук актив рәвештә физкультура һәм спорт белән шөгыльләнүләре дә  хәтердә калган. Элеккеге физик культура укытучысы буларак, әле аның күп мәртәбәләр район чаңгы ярышында җиңүләр яулавын һәм сабантуй бәйрәмнәрендә шактый гына көндәшләрен сыртларына салуларын да яхшы хәтерлим. Аның яу кырыннан исән чыгуына да шуның файдасы тигәндер мөгаен. Рафаэль кайчандыр үзе белем алган мәктәп коллективында еш була,  халык арасында да очратырга мөмкин аны. Әнә шулай укучы балаларга  һәм яшүсмерләр арасында хәрби-патриотик тәрбия бирүдә  сугыш хәрәкәтләре ветераны бүген дә актив эш алып бара.

Рәфыйк Гәрәев.
Югары Тегермәнлек авылы.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса