Адиләнең уңышы
Мәскәү шәһәрендә IX нчы Бөтенрәсәй «Үзем яшәгән төбәкнең җирле үзидарә тарихы» дип исемләнгән конкурс игълан ителгән иде.
Анда 14-17 яшьлек укучылардан ике меңгә якын эш кабул ителгән. Арада беренче турда сайлап алынган бер меңгә якын эш арасында районыбызның Биектау мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы Адилә Төхвәтуллина (җитәкчесе югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гүзәлия Хәбибрахман кызы Гарипова) җиңүче булып чыкты һәм өченче дәрәҗә дипломга ия булды.
16-18 апрель көннәрендә алар чакыру буенча Мәскәүгә бардылар һәм өч көн дәвамында анда тарихи истәлекле урыннарда булып, танышып йөрделәр. Президент Академиясендә фәнни эшләрен яклап чыгыш ясаганнар. |
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia