Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл һәм кеше

Ырга авылында яшәүче Минҗамал Мәҗитова яшьлек хәтирәләре белән уртаклашты

Минҗамал Мәҗитова үз вакытында тырыш хезмәт куеп танылган сыер савучы

 Яшьләр киләчәк, өлкәннәр үткәннәр белән яши, дип хак әйтә халык.  Ә узганнарны хәтердә яңарту куанычлы хисләр дә уятса, ул инде икеләтә сөенечле. 
Тулуш авыл җирлеге башлыгы Ринат Багаутдиновның инде күптәннән Ырга авылында яшәүче Мәҗитовлар гаиләсе белән таныштырырга ниятләве искә төшкәч шул якларга юл тоттык.
   Чыннан да бу бик тырыш, эшчән һәм булдыклылыгы ягыннан үзенчәлекле гаилә. Аларның үткәннәрендә дә уңай һәм тискәре төсмерләр бик күп.
Үзвакытында Әхәт абый белән Минҗамал апа бер -берсен яратып, хөрмәт итеп бик матур гаилә корып яши башлыйлар. Тормышларына ямь, куаныч өстәп аларның бер-бер артлы дүрт кызлары дөньяга килә. Билгеле инде бу хәлгә һәр бер ир кеше төсле, гаилә башлыгының да үзенә алмашчы булмавына нык эче поша. Әмма, борчылуы озак сузылмый, бишенчегә улы дөньяга аваз сала. Шулай нәниләренең көндәлек “һөнәрләренә” чиксез сөенеп матур гына, тирә-юньдәгеләрне сокландырып яшәп яткан  бер мәлдә, һичкенә дә көтмәгәндә һәм уйламаганда гаиләгә зур кайгы килә. Әхәт абый балалары өчен куанып, күңелен биреп, тырышып хуҗалык эшләрендә актив катнашып йөргәндә 36 яшендә  вафат була. Ни кызганыч, нәни сабыйларын сөеп, тигезлектә аларны тәрбияләп үстерү насыйп булмаган күрәмсең яшь атага.  Шулай итеп, гаиләдә барлык йөк Минҗамал апа җилкәсенә төшә. Ә ул исә берсеннән-берсе бәләкәй балаларын калдырып һәр көнне таң атканчы торып фермага эшкә йөгерә. Белгәнебезчә, ул елларда “Корноухово” совхозының Тулуш савымчыларының даны районыбызда гына түгел, республикага киң танылып өлгергән иде. Ленин орденлы Мәйсәрә апа һәм аның хезмәттәше Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнгән Кәшифә апаның елмаюы, ягымлы тавышы бүгенгедәй күз алдымда. Районыбызның менә шундый легендар хезмәт батырлары белән  бер сафта Минҗамал апага да  биредә намуслы тырыш хезмәт куярга туры килә. Ул үзенең үтә дә тыйнаклыгы белән үткәннәре хакында киң җәелеп китеп сөйләшергә генә яратмый.
-Булды инде улым, районнан баш зоотехник Булатовның килүен, аның һәрберебезгә исемнәребез белән саф татарча эндәшүен, яңадан-яңа уңышларыбыз белән рухландырып, һәммәбез белән бик җылы аралашуын ничек онытасың? Еш кына ул безгә башка хуҗалыкларда кулланыла башлаган яңалыклар, малларны ашату технологияләре хакында сөйләргә дә ярата иде, –дип,  бик сораштыра торгач кына, ул үз хатирәләре белән уртаклашты. Әле шулай ук баш белгечнең һәр килүендә малларның баш санын санап аптыравы һәм беренче чиратта контроль савым үткәрүе  турында да эч серен ачып, үз фикерләре белән уртаклашты.

 

Автор Алия Мухаметзанова

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X