Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл һәм кеше

Шәмгун Усманов: «Кулың эш белсә югалмассың»

Шәмгун Усманов бер дә тик торуны белми

Күгәрчен авылында яшәүче Шәмгун Җәләлетдин улы Усмановны авыл тарихын барлаучы дип атасак, мөгаен дөресрәк тә булыр.
Чөнки аның үз авылы һәм тирә-юньдәге төбәкләр белән бәйле булган кызыклы һәм шул ук вакытта  эчтәлекле вакыйгалары бик күп. Алар хакында ул сәгатьләр буена бер кәгазьгә дә карамыйча сүрәтләп, үз истәлекләре белән уртаклаша ала. Ә чын мәгънәсендә, егетне күп һөнәр иясе дияргә мөмкин. Кече яшьтән үк өлкәннәргә булышып, хуҗалык эшләрендә актив катнашкан малайны әтисе дә һәрвакыт яңа хезмәт серләренә өйрәтеп үстерә. Бөек Ватан сугышының беренче көннәреннән үк әтисе Мари урманнарында оештырылган Суслонгер лагерьларында сугышчан әзерлек үтеп фронтка киткән. Илебез азатлыгы өчен барган хәлиткеч авыр бәрелешләрдә катнашып, байтак кына фашист снарядлары кыйпылчыкларын үз тәнендә йөрткән ветеран хуҗалык эшләрендә дә актив катнаша, балаларына да бер дигән хезмәт тәрбиясе бирә алган. Чөнки аның биш баласы да тормышта үзләренең лаеклы урыннарын таба белгәннәр. Әтиләре үзе белгәннәрне авылдашларына, улы Шәмгунгә дә төшендерә. Ул еш кына аңа: “Кулың эш белсә бер вакытта да югалмассың, уңайсыз хәлдә дә калмассың”,-дип рухландырырга яраткан. Шуңа малай кечкенәдән  эшкә батыр, сүзгә тапкыр булып үсә. Әтисе авылда гына түгел, тирә-юньдә оста мичкә ясаучы, итек басучы буларак дан тоткан. Аннары малайга  мәктәп  укытучыларының тирән белемле һәм күп һөнәр ияләре булулары дә нык ярдәм иткән. Бигрәк тә җыр һәм хезмәт укытучысы Тәлгать абыйсы Хәсәновка рәхмәтле ул. Малай аның янәшәсендә агачтан могҗизалар ясарга өйрәнә. Ул елларда иң популяр мебель булып исәпләнгән урындыклар, өстәлләр сатуда сирәк очраганлыктан аны авыл осталары эшләргә гадәтләнә. Аннары андый мебель таза, нык булуы белән дә аерылып тора. Ә инде бераз үсә төшкәч әтисенә колхозның Камский бистәсендәге урманда урнашкан, әмма чын хуҗа булмаганлыктан инде тәмам таралып юкка чыгу чигенә җиткән, умарталыгын тапшыралар. Ул анда үзенә ярдәмгә кызлары белән улы Шәмгунне да еш алып бара. Кечкенәдән өлкәннәр янәшәсендә булышып, ярдәм итеп, күп төрле һөнәр серләренә өйрәнеп үсүенең чыннан да файдасы тия үзенә. Ул армия сафларына Үзбәкстанның Учкудук шәһәренә  эләгә. Аларны биредә беренче көннән үк плацта тигез сафта йөртәләр, уку полигонында техника серләренә, катлаулы кораллар белән эш итәргә өйрәтәләр, сәгатьләр буена диярлек хәрби-сәяси дәресләрдә утырып чыгалар. Иртәнге җан исәп вакытында командирлары арада разрядлы столярлар булуы хакында кызыксына. Ә кулында тиешле документы булмаганлыктан ул эндәшми. Тагын күпмедер вакыттан сорашу янә кабатлана, кыюсыз гына алга чыгып егет бу һөнәр серләре белән беркадәр таныш булуын белдерә. Шулай итеп аңа солдат клубындагы ватылган, сынган, чалшайган эскәмияләрне төзекләндерү бурычын куялар. Ремонт өчен кирәкле нәрсәләрне шәһәрдәге производство базасында бракка чыккан материаллар  арасыннан сайлап алып кайталар алар. Шулай итеп аның эшләре беркадәр җайга салына. Ни дисәң дә плацта йөрү яисә полигонда йөгерү түгел инде. Кыска гына вакыт эчендә егет биредә 40 лап эскәмияне төзекләндерә, казармада булган тумбочкалар һәм урындыкларны да тулысынча яңартып чыга. Бер елдан артык хезмәт иткәч аны туган ягына отпуск белән бүләклиләр.
Хәрби хезмәттән кайткач егетне колхозга балта остасы бригадасына кабул итәләр. Автомашина, трактор арбалары әрҗәләрен яңартып алмаштыралар, терлекчелек фермалары өчен ишекләр, тәрәзә рамнары ясап җылыталар. Мондый кирәк-яракны авылдашларына да күп ясый ул. Әле аңа колхоз рәисе һәм район җитәкчеләре соравы буенча берничә мәртәбә ишек, тәрәзә рамнарын Мәскәүгә  һәм тирә-юнь өлкәләргә дә ясап озатырга туры килгәли. Урахча урманнарында үскән имәнне өч ел дәвамында киптергәннән соң, Күгәрчен авылы һәм район мәдәният йортына олы ишекләр ясап бирүдә катнаша. Аны күреп күрше колхоз рәисе булып эшләгән Андрей Васильевич Степанов соравы буенча Югары Тегермәнлек авылы клубына да ул бер дигән ишекләр ясап бирә. Тик алар аны лаклау урынына ак буяу белән буяп төсен югалталар. Еш кына бер төркем иптәшләре белән колхоз аларны шәһәргә командировкага да җибәргәли. Егет аннан үзенә кирәкле эш кораллары алып кайта. Кул белән бораулау станогын илле еллар элек командировка акчасына 3 сум 32 тиенгә кибеттән алып кайткан. Әле дә төзек, яхшы хәлдә ул. Тик ул инде заманча уңайлырак эш коралы булганлыктан аннан сирәк файдалана.
Шәмгун Усманов күптән түгел үзенең 75 яшьлеген билгеләп үтсә дә, бер дә тик торуны белми. Дистә елдан артык инде үз хуҗалыгында әтисенең эшен дәвам итеп умартачылык белән шөгыльләнә. Әле тагын бер игелекле гамәле хакында әйтергә онытып торам икән. Шул ук вакытта ул үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үткән апасын да тәрбияли икән. Үз сүзләре белән әйткәндә “75 яшьлек егет” әнә шулай ел әйләнәсе хәрәкәттә, аның көннәре алдан исәпләнгән план нигезендә бара. Үз гомерендә бер мәртәбә дә өйләнмәгәнлектән ул үзен шулай атый. Күп вакытын табигать кочагында үткәрергә, ауга  чыгып китәргә, кышын чаңгыда йөреп кайтырга ярата. Әлбәттә инде, бик күп авылдашлары кебек бакчасында бәрәңге, яшелчәне дә күп үстерә. Әнә быел “икенче икмәк” уңышы мул булганлыктан бозау алып аны симертүгә керешкән. Чыннан да  һич кенә дә тик торуны белми торган егет ул.
    

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса