Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл һәм кеше

Рәмзил Әхмәтҗановның җанында талант учагы (фотолар)

Авылларга командировкага чыгу белән якташларымның осталыкларына, сәләтләренә гаҗәпләнеп туймыйм.

Шундыйларның берсе "универсаль" укытучы Рәмзил Әхмәтҗанов белән без мәктәптә очраштык. Ул Рус Әшнәге мәктәбендә физкультура, технология һәм тормыш куркынычсызлыгы нигезләре дәресләрен укыта.

Без технология кабинетында сөйләшеп утырабыз. Рәмзил районыбызның Биектау авылыннан. Һөнәре буенча ул техник-механик. Армиядән соң Чаллы шәһәрендә агрегат заводында эшли. Кама автомеханик техникумының кичке бүлегендә белем ала. Кайда гына булса да күңелендә сыйныфташы Рәшидәгә карата мәхәббәт яши.

-Без балачактан бергә уйнап үстек. Бер сыйныфта укыдык. Үзем өчен үстердем мин аны,-ди ул шаярып та, чынлап та. Өйләнешкән вакытта торыр урыннары да булмый, икесе ике торакта яшиләр. Рус Әшнәгендә яшәүче Рәмилә апасы аны биредә яшәргә чакыра. "Знамя коммунизма" хуҗалыгы җитәкчесе Шамил Гаязов Рәмзилгә гараж мөдире эшен тәкъдим итә. Гаиләсе белән Рус Әшнәгенә күчеп, сигез ел шушы вазыйфаны башкара. Аннан соң мәктәп директоры Таһир Садретдинов завхоз эшен тәкъдим итә. Белемен арттыру курсларында укып кайта да укытучы булып китә.

-Башта бик авыр булды. Гомуми белем нигезләрен өйрәнергә туры килде. Агач белән эшләүгә килгәндә, бу миңа нәселдән күчкән шөгыль. Минем бабам белән әтием балта осталары иде. Тормышта кирәк-яракны барысын да үз куллары белән ясый иделәр. Әтинең эшләгәннәрен күзәтеп үзем дә агач белән эшләргә өйрәндем. Минем бу шөгылем тормышта бик кирәк булды. Укучылар белән эшләү дәверендә үземнең белемемне камилләштердем. Ул вакытта интернет юк иде. Газета-журналларга язылып, үзлегемнән белем алдым. Укучыларга өй эшләре дә бирергә кирәк иде. Элек куна, ваза, шәм куйгычлар ясаган булсалар, хәзер исә модельләштерү белән шөгыльләнәбез. Мәктәп директоры кирәкле инструментлар белән тәэмин итә, -дип сөйли Рәмзил Габдуллаҗан улы.

Кабинетта укучылар ясаган кул эшләре. Моторлы агач самолетны кабызгач ул эшли башлый. Технология дәресләрендә геометрик бизәкләр ясап агач эшләнмәләрне бизиләр. Бу инде сәнгать осталыгын таләп итә. Укучыларның эшләре яхшы гына килеп чыга.

-Өй җиһазларын элек үзем ясадым. 90 нчы елларда сатып алырга юк иде бит. Хәзер өйдәге интерьерны яңарттык инде,-ди ул.

Боларны үз күзләрем белән күрү өчен алар яшәгән йортка юнәлдек. Рәмзил алтын куллы кеше. Техник иҗат - аның яраткан шөгыле. Моның өчен эш тәҗрибәсе, махсус белеме дә бар. Карда машинасын, кар җыештыру җайланмасын, тракторын үз кулы белән ясаган.

-Кар машинасын ясарга күптән хыялландым. Хәзерге вакытта ул 50-60 мең сум тора. Беренчедән акча янга кала, икенчедән үзең ясаган әйберләрне күреп хозурланасың. Снегоход ясарга бер ай вакыт китте. Двигателе заводныкы, калган детальләре кул астыннан табылды. Улым кыш көне аның белән балыкка йөрде. Күптән түгел "Сноумобиль" форумында катнаштым. Кызыксынучан кешеләр белән аралашырга яратам. Алар белән фикерләр алышабыз, яңалыклар белән бүлешәбез,-ди оста.

Ун еллап үзе ясаган трактор белән җир эшкәртә ул. Чапкычы, печән ташу өчен арбасы бар. Рәмзил күрше-күләнгә дә бакча эшкәртергә булыша.

-Тракторлы булу минем күптәнге хыялым иде. Котлы Бөкәшкә бардым да аның эшләнешен карап кайттым. Өч ай эчендә үзем дә җыеп чыктым. Двигателе һәм руле "Запорожец" машинасыныкы, күперчеге "Жигули"ныкы, коробкасын "ГАЗ-53" машинасыннан алдым,-ди ул. Техникалары арасында цемент эретмәсе ясый торган җайланмасы да бар. Ул гади мичкә һәм кабельдән ясалган. Двигателе "Ока" кер юу машинасыныкы, редукторы иске болгаркадан, приводы "Жигули" машинасыннан алынган. Шулай итеп төзү эшләре өчен менә дигән үзбушаткыч җайланма килеп чыккан.

-Рәмзил безнең авыл "Кулибин"ы. Ул һәр эштә дә минем ярдәмчем,-ди күршесе Талип абый.

Рәмзил техника белән генә кызыксынып калмый, ул оста гармунчы да. Бишенче сыйныфта укыган вакытта ук гармунда уйнарга өйрәнергә теләге була. Әнисе улының хыялын тормышка ашырырга ярдәм итә. Гармунчы буларак республиканы иңли.

Тормышта нинди ир һәм әти кеше ул? Бу турыда тормыш иптәше Рәшидә белән сөйләштек.

-Рәмзилнең характеры алтын. Минеке катлаулырак. Ул бик эшчән кеше. Кайнанама тырыш ул үстергәне өчен рәхмәтлемен. Укырга киткән вакытларымда йорт эшләрен ул үзе алып барды. Ул вакытта ике савым сыерыбыз бар иде. Улыбыз белән кызыбыз икесе дә Казанда укый иделәр. Аларны да барларга кирәк булды. Бу еллар гаилә өчен авыр булды. Бүгенге көнебез Аллага шөкер. Тыныч күңел белән эшкә китәм һәм өйгә кайтам. Гаилә бәхете бер-береңне аңлау һәм хөрмәт итүдән башлана. Узган вакытны кире кайтарып булса, мин нәкъ шул юлны сайлар идем,-дип сөйләде Рәшидә апа.

Рәшидә Әхмәтҗанованың исә 31 ел педагогик стажы бар. Балаларга информатика укыта һәм тәрбия эшләре буенча директор урынбасары вазыйфаларын башкара.

Әлеге гаиләнең өендә чисталык һәм тәртип хөкем сөрә. Әллә кайдан хуҗабикә кулы сизелеп тора. Җәй айларында күпчелек вакытлары бакчада үтә. Яшелчәдән, җиләк-җимештән яхшы уңыш җыя алар. Әлбәттә, бу хезмәт тырышлык сорый. Көзен җыйган алмалары да язга кадәр саклана аларның. Эштән кайткач район һәм республика гәҗитләреннән яңалыклар белән танышып чыгалар икән. "Газетага язылмый мөмкин түгел. Яңа гына басылып чыккан газетаны кулга тотып укуы үзе бер рәхәт",-ди алар.

Рәшидә һәм Рәмзил Әхмәтҗановлар гаиләсе авылда үрнәк гаиләләрнең берсе.Әле күптән түгел генә республика телевидениесеннән дә күрсәткәннәр үзләрен. Аларны гаилә учагы бүгенгедәй уртак җылытып торсын иде, дигән теләктә юлга кузгалдым мин.

Таңсылу Минһаҗева.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев