Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл һәм кеше

Рәйлә Кәримуллинаның тормыш юлы өлге булырлык

Соңгы вакытларда күпне күргән, тормышның барлык кыенлыкларын үз җилкәләрендә кичергән хезмәт ветераннары белән очрашудан сөенеп, алар өчен горурлык хисләре кичереп кайтам.

Масловка совхозының алдынгы савымчысы Раилә Кәримуллина һәм аның ире Рашат икесе дә районыбызның Яңа Арыш авылында туып үскәннәр. 
Беренче сыйныфтан ук дус булганнар, мәктәптә дә бер сыйныфта укыганнар. Тик егет 8 нче сыйныфны тәмамлаганнан соң, ул чорларда һәрбер авыл малае төсле автомобильче һәнәрен үзләштереп хәрби хезмәткә киткән. Инде югары сыйныфларда укыганда ук ике яшь  йөрәк бер-берсенә тартыла, арада мәхәббәт уты кабына. Алар бер-берсен югалтмаска сүз куешып аерылышалар. Кыз мәктәптә укуын дәвам иттерә, 11нче сыйныфны тәмамлагач фермада эшли башлый. Әлбәттә инде ул хәрби хезмәттән Рашатны көтәргә сүз биреп, аны озатып кала. Әле яңа гына мәктәпне тәмамлаган кыз балага кул белән 15-18 әр баш сыер саву җиңел булмый. Әмма, кечкенәдән йорт эшләрендә булышып зур хезмәт чыныгуы алганга, мөстәкыйль тормыш юлында сер бирми ул. Яңа гына эшкә килгән кызга коллективта да игътибар зур була, аннары остазы Хәсбиҗамал апасы Кәримова аны үз баласыдай якын итеп үз ярдәменнән ташламый. Бу коллективта ул, Рашат хәрби хезмәттән кайтып гаилә корып җибәргәнче 7 ел хезмәт куя. Инде гаиләләренә ямь биреп кызлары дөньяга аваз салгач, алар ул еллардагы Масловка совхозы директоры, районыбызның легендар җитәкчесе Галина Павловна Васильева чакыруы буенча күченеп киләләр. Алдан вәгъдә иткәнчә аларга яңа йорттан барлык коммуналь уңайлыклары булган матур, иркен, олы фатир бирәләр. Әле баштагы елларда биредә алар, вакытлыча торырга урын булмаганлыктан, ике гаилә үзара дус, тату булып гомер итәләр. Аннан соң инде үзләре генә  биредә яшәп  калалар. Үзләре генә дисәк тә, биш кешелек гаилә өчен ул бер дә кысан булмый. Бирегә күченеп яши башлагач аларның уллары һәм кызлары дөньяга килә. 
Шәһәр тибындагы йортларда яшәсәләр дә, совхоз җитәкчелеге  аларны гомер буена диярлек авыл җирендә яшәп күнегелгәнчә, үз тормышларын дәвам иттерү мөмкинлекләреннән мәхрүм итми. Авыл читендәге шәхси ярдәмче хуҗалыкларында терлекләр, кош-кортларны мулдан асрап яшиләр. Хәтта 3 әр баш савым сыеры асраган вакытлары да була. Яңа урында да алар яшь чакларыннан ук сайлаган һөнәрләренә тугры калалар. Раиләгә биредә беренче көннән үк машина белән сыер саву нык ошап  китә. Ни дисәң дә машина- машина шул инде. 30 ар баш сыер сауса да, ару-талуны белмичә хезмәт куялар. Әле шуның өстенә,елның-елында ул хуҗалык савымчылары арасында мактаулылар рәтендә булып алдынгылыкны бирми. Мөгаен, барыннан да бигрәк яңа урында савымчыларның бер-берсе белән үзара дус-тату яшәүләренең дә әһәмияте зур булгандыр. Шулай булмаса, коллективта һәм әле район күләмендә елның-елында диярлек җиңүче булып таныла алыр идемени? Ферма коллективында алар барысы да бер-берсе белән ярдәмләшеп эшлиләр. Бигрәк тә хезмәттәшләре Ольга Галимуллина һәм Мария Захарова белән мөнәсәбәтләре җылы, дуслыклары нык  була аның. 
Тырыш, мактаулы, күп еллык нәтиҗәле хезмәтләрен искә алып елның елында кыйммәтле бүләкләргә ия була ул. Әлбәттә инде хуҗалык җитәкчеләре терлекчеләрнең ел әйләнәсе диярлек ял- бәйрәмнәрне күрмичә диярлек куйган хезмәтләрен югары  бәяли беләләр. 2003 елның 18 декабрендә аңа “Татарстан Республикасының атказанган терлекчесе” дигән мактаулы исем бирелә. Әлбәттә инде хезмәттәшләренең фидакарь хезмәтләре дә игътибарсыз калмый. Ул елларда аларның һәркайсына диярлек дәүләт бүләкләрен күп тапшырдылар район һәм республикабыз киңәшмәләрендә. Аның да күкрәген бүген күп төрле мактау билгеләре, медальләр бизи. 
Авыл җирлегендә әйтүләренчә, бу гаиләне әле дә район күләмендә күпләргә үрнәк итеп  күрсәтергә мөмкин. Икесе дә хуҗалыкта мактаулылар рәтендә булудан тыш, алар берсеннән-берсе тәртипле, әдәпле, үзләре төсле үк хезмәт сөючән өч бала тәрбияләп үстереп, аларның һәркайсына югары белем алу мөмкинлеген биргәннәр, үз гаиләләрен корырга булышканнар. Ике баласы бүген Казан каласында, ә бер кызлары исә гаиләсе белән Буа шәһәрендә гомер кичерә. Чын мәгънәсендә бу гаиләне бүген җәмгыятебездә күп яктан үрнәк өлге дип атарга мөмкин.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X